Рөстәм Миңнеханов: “Идел буе нефтехимиклары көндәш тә, шул ук вакытта партнер да була ала”
01.04.2011Бүген Түбән Камада “Түбән Кама нефтехим” ААҖ завод идарәсендә Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов рәислегендә Татарстан белән Башкортстанның нефть, газ, химия өлкәсен үстерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Юрий Пустовгаров, фәнни учреждениеләр, Россия нефть, газ, химия кломплексының эре компанияләре, шулай ук “Татнефть” һәм “ТАИФ” төркемнәре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар “ТАНЕКО” ААҖ җитештерү мәйданчыгында булды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә нефтехимияне Россия икътисады үсешендә мөһим юнәлеш дип атады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Башкортстан компанияләре, шулай ук “Сибур” холдингында кызыклы планнар бар, бары тик килешеп эшләргә кирәк” – диде Татарстан Президенты.
Сергей Кудряшов Россия нефтехимия предприятиеләре кризистан соң элеккеге җитештерү күләмен торгызды дип белдерде. Хәзер тармакны алга таба үстерү бурычы тора.
2009 елның 17 ноябрендә РФ Премьер-министры Владимир Путин шул ук залда узган РФ нефть, газ, химия комплексын үстерүгә багышланган киңәшмәдә стратегик план эшләү бурычын куйды. РФ Энергетика министры 2010 елның декабрендә “2030 елга кадәр Россия газ һәм нефтехимияне үстерү планы”н расланды.
Аның төп максаты нефть, газ, химия комплексына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм бу өлкәне үстерү чаралары әзерләү. Көнбатыш-Себер, Идел буе, Каспий, Төньяк-Көнбатыш, Көнчыгыш- Себер, Ерак Көнчыгыш кластерлары билгеләнгән.
Иң мөһиме Идел буе кластеры дип белдерде С.Кудряшов. Чималны югары дәрәҗәдә эшкәртү өчен көчләрне берләштерергә кирәк дип ассызыклады министр урынбасары. Бу мәсьәләләр буенча бәхәсләр бара, төрле фикерләр бар. Бүгенге киңәшмә нәтиҗәле чишелеш табуга юнәлдерелгән.
РФ Энергетика министрлыгы Нефть һәм газ эшкәртү департаменты директоры Петр Дегтярев Россия белән Идел буе төбәгендә нефть, газ, химия тармагын үстерү юнәлешләренә күзәтү ясады.
“Түбән Кама нефтехим” генераль директоры Владимир Бусыгин һәм “ТАИФ” генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков Татарстан белән Башкортстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен чимал белән тәэмин итү хакында сөйләде.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин ике республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең өстенлекле инвестиция проектлары хакында белдерде.
“СИБУР Холдинг” ЯАҖ вице-президенты Михаил Карисалов Россиянең төп нефтехимия кластерлары өчен углеводород чималы, транспорт инфраструктурасы һәм нефтехимия егәрлекләре ресурс базасын комплекслы үстерү өстенлекләренә тукталды.
Чыгышларның күбесе чимал проблемасына багышланган булу сәбәпле, киңәшмәдә торбаүткәргечләр потенциалын куллану, шулай ук яңаларын төзү мөмкинлекләре буенча фикерләштеләр.
Киңәшмә тәмамланганда, Сергей Кудряшов тармактагы эшләрне координацияләү һәм булган потенциалдан тулысынча файдалану кирәк дип белдерде. Ул иярчен нефть һәм табигый газ балансын, аларны төбәккә җибәрү мөмкинлекләрен эшләүне йөкләде. Татарстан үзебезнең технологияләрне кертүдә яхшы база булыр иде, диде министр урынбасары.
Рөстәм Миңнеханов РФ Энергетика министрлыгына, шулай ук Башкортстан хезмәттәшләренә тармакны координацияләү буенча башланган эшләр өчен рәхмәт белдерде. “Совет вакытында Татарстан белән Башкортстанның нефть, газ, химия комплексы бергә үсеш алды, хәзер дә бу мәсьләне бергәләп хәл итәргә кирәк”, - диде ул. Бу бигрәк тә Татарстан өчен әһәмияткә ия, биредә “ТАНЕКО” комплексы төзелешенә 190 миллиард сум салынган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кудряшовның “Татанефть” генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, компаниянең топ-менеджментлары белән очрашуында нефть табу һәм нефть эшкәртү актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.