Виктор Зубков: “Һәр төбәкнең урман янгыннарын сүндерүгә кагылышлы җыелма планы булырга тиеш”
01.04.2011Янгын куркынычы зур булган сезон башланганчы, илнең барлык төбәкләрендә урман янгыннарын сүндерүгә кагылышлы җыелма планнар эшләнеп, кабул ителергә тиеш. Бүген Россиядә урман янгыннарын профилактикалау һәм кисәтү мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсендә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков шулай дип белдерде. Селектор киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Виктор Зубков билгеләп узуынча, узган ел урман янгыннары өлкәсендә моңарчы күрелмәгән вәзгыять туды. Ил территориясендә 2,3 млн. гектар мәйданда 32 меңнән артык янгын теркәлде. Кеше үлеменә китергән очраклар да булды. Әлеге каза урман комплексына гына да 85 млрд. сумнан артык зарар салды. Беренче вице-премьер сүзләренә караганда, узган елгы вәзгыятьнең кабатлануына юл куярга ярамый.
Виктор Зубков ил җитәкчелеге тарафыннан урман комплексын үзгәртеп кору алып барылуын, Урман кодексына үзгәрешләр кертелүен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгының көчәюен искәртте. Быел федераль казнадан янгын куркынычсызлыгы өчен бүленә торган финанслау күләме 4 тапкырга – 2,2 млрд. сумнан 9,5 млрд. сумга арткан. Әлеге финанслар субсидияләр һәм субвенцияләр рәвешендә төбәкләргә бүленәчәк.
РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары төбәкләрдәге хакимиятнең төп бурычы дип урман янгыннарын сүндерү буенча җыелма план төзүне атады. “Һәр төбәкнең эшләргә сәләтле шундый документы булырга тиеш”, -дип ассызыклады ул. Шулай ук һәр төбәктә диспетчерлык идарәсе буенча махсуслаштырылган пунктлар булдырырга кирәк. Шундый пунктлар бүген илнең 37 төбәгендә эшли, калганнары аны төзү эшен якын арада тәмамларга тиеш дигән бурыч куела.
Урыннарда гамәлгә ашырылырга тиешле башка чаралар арасыннан Виктор Зубков өйрәнүләр уздыруны, урман янгыннарын сүндерү өчен кирәкле автомашиналар һәм махсус техника паркын яңартуны атады. Ул Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына янгынга каршы чараларның үтәлешенә контрольне көчәйтүне, РФ Эчке эшләр министрлыгына зур урман янгыннары фактлары буенча тикшерүләр уздыруны тәэмин итү бурычын йөкләде.
Виктор Зубков янгыннар белән бәйле вәзгыятьтә төбәк хакимиятенең җаваплылыгын аерым ассызыклап үтте. “Төбәкләрнең үзләренә тапшырылган вәкаләтләрне үтәмәве вазифаи затларның шәхси җаваплылыгына китерә”, - ди ул.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Виктор Масляков быелдан һәр эре урман янгыны өчен конкрет вазифаи зат җавап тотачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, эре урман янгыннарының килеп чыгуына аларны ачыклау һәм сүндерү буенча системаның тиешенчә эшләмәве сәбәпче.