Илдар Халиков РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

01.04.2011

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның видеоконференция режимында узган утырышында катнашты. Ул “Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аналарга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан округта гамәлгә ашырыла торган чаралар” дигән темага багышланган иде. Утырыш РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота рәислегендә узды.
Рапота үз чыгышында белдерүенчә, балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләсе социаль әһәмияттәге тема кысалары белән генә чикләнмичә, стратегик әһәмияттәге темага әйләнә. Бу РФ Президентының Федераль Җыенга юлламасында да чагылыш тапты.
Вәкаләтле вәкил сүзләренә караганда, Идел буе федераль округында 5 миллион бала яши. Округка кергән төбәкләрдә балаларны яклау, аналарга һәм балаларга ярдәм мәсьәләләрен хәл итүдә динамика күренә. Округта 28 перинаталь үзәк эшли, һәр төбәктә туучылар санын арттыру буенча программалар гамәлдә, боларның барысы да үз нәтиҗәләрен бирә. Округка кергән барлык төбәкләрдә дә туучылар саны арта, ә Удмуртия белән Башкортстанда туучылар саны үлүчеләр саныннан узып киткән. “Калган төбәкләр дә моңа якынлаша”, - дип ассызыклый Рапота.
Вәкаләтле вәкил шул ук вакытта утырышта катнашучылар игътибарын чишелеш тапмаган ике мөһим проблемага юнәтте. Беренчедән, 13,5 мең ятим бала торакка мохтаҗ, икенчедән, ятим балаларның бары 4 проценты гына тулысынча сәламәт. Григорий Рапота балалар туу арту белән бер үк вакытта, округта балалар бакчаларына зур ихтыяҗ булуын искәртте.
Төп доклад белән чыгыш ясаган эшче төркем җитәкчесе-Пенза өлкәсе губернаторы Василий Бочкарев округта туучылар санын арттыру буенча зур эшләр башкарылуын искәртеп, соңгы 5 ел дәвамында үсеш күзәтелүе хакында хәбәр итте. “Шуңа карамастан, әлегә вәзгыятьне тамырдан үзгәртүгә ирешелмәгән. Округта үлүчеләр саны элеккечә туучылар саныннан югарырак”, - диде ул.
Эшче төркем рәисе күп балалы гаиләләр институтын үстерү кирәклегенә игътибар юнәтте. Моның өчен, аерым алганда, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча хокукый актларны эшләүне тизләтергә, аларның торак шартларын яхшыртырга кирәк. Чыгышта гаилә институтының җәмгыятьтә популярлыгы кимү, округта балалар һәм үсмерләр арасында авыручылар саны арту да искәртелде.
Утырышта катнашучылар фикер алышулар барышында РФ Хөкүмәтенә, Дәүләт Думасына, федераль хакимият органнарына тәкъдимнәр әзерләде. Совет әгъзалары шулай ук округта балалар мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны, аналарга, гаиләгә, балага ярдәмне тәэмин итү буенча даими эшләүче төркем төзү турында килеште.