Татарстанда имтихан уздыру пунктында БДИ биремнәрен ачу дәвам итәчәк

24.01.2017

Татарстанда контроль-үлчәм материалларны имтихан уздыру пунктында бастыру 12 имтихан уздыру пунктында кулланылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, элеккечә, БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясеy уздырганда бәяләүнең 100 балл системасы булачак. “Һәр фән буенча аз санда балл билгеләнгән. Цифрлар расланган, һәм агымдагы елда алар үзгәрми”, - дип белдерде ул.

Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар да БДИ да катнаша ала, ләкин аерым имтихан алу пунктларында. Алар гаризаларны яшәү урынннарындагы мәгариф бүлекләренә бирә.

Шулай да үзгәрешләр бер дә булмый калмаячак. Укучыларга турыдан-туры кагыла торган яңалыклардан ул тагын 3 фәннән – физика, химия, биологиядән тест өлешләре юк ителүе.

- Әйтергә кирәк, тест өлешен юк итү берничә ел рәттән дәвам итә. Бүгенге көндә бары тик чит телләр буенча гына тест өлеше кала. Җәмгыятьтә безнең ялгыш фикер урнашкан: бердәм дәүләт имтиханы – ул тест дип. Рәсми рәвештә әйтәсем килә – бердәм дәүләт имтиханы үзгәрә. Хәзерге вакытта ул тестка корылган ниндидер сынау түгел, - дип белдерде Илдар Мөхәммәтов.

Агымдагы елда 11 сыйныфны тәмамлаучылар элеккечә ике мәҗбүри имтиханны – математика ( база яки профиль дәрәҗәдә) һәм рус телен тапшырачак. Калган фәннәрне һәр егет-кыз, укырга керәчәк вуз һәм белгечлеккә таләп ителгән имтиханнардан чыгып, үзе сайлый. Имтиханнар санына чикләүләр юк.

Имтиханнар гадәттәгечә ике этапта – алдан бирү һәм төп этапта узачак.Алдан бирү этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр дип планлаштырылган. Төп этап 29 майдан 1 июльгә кадәр.

Шулай ук элеккечә имтихан тапшыру пунктларында күзәтүчеләр эшлиячәк. Бу вазыйфаны чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләреннән тыш, теләгән һәр кеше башкара ала. Әмма моның өчен дистанцион рәвештә өйрәтү узарга кирәк.

Моннан тыш күзәтүчеләр итеп быел вузларда, педагогик һәм юридик факультетларда белем алучыларны җәлеп итү ниятләнә, дип хәбәр итте министрлыкның Белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты башлыгы Гөлнара Габдрахманова.

"Студентлар башта дистанцион өйрәтү узачак, Аннары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирүне үстерү институты белән берлектә аларны турыдан-туры өйрәтүне оештырачак һәм тест уздырачак. Шуннан соң студентлар Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханы уздыру пунктларына юнәлтелеп, безнең ярдәмчеләр булып эшлиячәк.

Студентларга әлеге эш өчен акча түләү күздә тотылмый. Күпчелек бу вазыйфаны практика хисабына үтәячәк.

 


“Татар-информ” МА