2017 елда Татарстан Республикасында 14, 5 меңнән артык укучы БДИ тапшырачак.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, агымдагы елда БДИ уздыру процессында зур үәгәрешләр планлаштырылмый.
“Быел, узган еллардагы кебек, дәүләт йомгаклау аттестациясе 14 фән буенча булачак, ике мәҗбүри фән булачак: математика һәм рус теле. Тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлаячак, аларның саны чикләнмәгән”, - диде ул.
“11 сыйныфны тәмамлаучылар 1 февральгә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаларны тапшырып бетерергә тиеш. Әлеге гаризада укучылар шулай ук үзләре сынау узачак фәннәрне дә тәгаенли. Бу датаны истә калдыру мөһим. Чөнки соңрак инде мәгълүмати базага үзгәрешләр кертеп булмаячак. Әйтик, 1 февральдән соң бердәм дәүләт имтиханына сайланган предметларны алмаштырып булмаячак”, - дип ассызыклады Илдар Мөхәммәтов.
86 имтихан алу пункты ачу планлаштырыла. “Алар барысы да стационар металлкысалар белән җиһазландырылачак, онлайн режимында видеокүзәтү алып барылачак”, - дип йомгаклады министр урынбасары.