“Татнефть” ААҖ Директор Советының чираттагы утырышы узды
26.03.2011Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ Директор Советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы “Татнефть” ААҖ нең 2011 елның ике аенда бюджет үтәлү нәтиҗәләрен карады һәм апрель белән агымдагы елның икенче кварталы бюджетын раслады.
Нефть ятмаларын эшкәртү һәм файдалануга яңа технологияләр кертү һәм “Татнефть” нең нефть чыгару күләмен арттыру ысулларының нәтиҗәлелеген күтәрү чаралары һ.б. турында мәгълүмат тыңланылды, дип хәбәр ителә ведомство матбугат хезмәтендә.
2010 ел нәтиҗәләре буенча компания акционерларының еллык җыелышын үткәрү вакыты билгеләнде, ул агымдагы елның 23 июнендә Әлмәтнең “Нефтьче” Мәдәният сараенда узачак.
Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ финанс–хуҗалык эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен дә карады.