Рөстәм Миңнеханов: “Гаилә фермалары – авылның киләчәге”

26.03.2011

Бүген республикада авыл хуҗалыгы тармагында өстенле юнәлеш булып гаилә фермаларын төзү тора. Республика җитәкчелеге тарафыннан 2015 елга аларның санын 1000 гә җиткерү бурычы куелган. Бүген бу мәсьәлә ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә күтәрелде.

Бүгенге көндә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән мондый заманча гаилә фермаларының муниципалитетлардагы саны килештерелгән. Ләкин Президент белдерүенчә, әлегә барлык районнар да бу программага тиешле игътибар биреп җиткерми. Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта шәхси хуҗалыклар өчен кредитлар җәлеп итү эшенең дә сүлпән баруын җиткерде.

Бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаган ТР Премьер-министры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерүенчә, халыкның югары технологияле гаилә фермаларын төзү белән кызыксынуы арта гына бара. Бүгенге көндә районнардан инде 500 ләп заявка алынган. Инде бүген төрле юнәлештәге 112 гаилә фермасы эшләп килә. “Әлегә бу программаны финанслау чыганаклары буенча кайбер проблемалар бар. Хәзергә аның чыгымнары “РАЦИН” ДУП ның әйләнештәге ресурсларыннан каплана. Бүген бу программа буенча Алексеевски, Зәй, Кукмара, Нурлат, Питрәч районнары актив эшли. Алар гаилә фермаларын төзүгә үз чараларын да җәлеп итә. Алар инде быел ук үз территорияләрендә 20шәр-30ар гаилә фермасын төзү бурычын куйган”, -ди Марат Әхмәтов. Аграр министр калган муниципалитларны әлеге алдынгылардан үрнәк алырга чакырды.

Бүгенгә кадәр гаилә фермалары төзүгә керешмәгән муниципалитетлар арасыннан ул Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Минзәлә, Мендеевски, Тукай, Түбән Кама, Чистай районнарын атады. “Быел Президентның беркетмә поручениесен үтәмәүче районнар булмас дип ышанам”,-ди Марат Әхмәтов. Бүгенге көндә министрлык муниципалет җитәкчеләре белән һәр көн бу уңайдан сөйләшүләр алып бара, ярдәм формалары хакында фикер алышына. Марат Әхмәтов җиткерүенчә, әлеге заманча гаилә фермаларына “Лизинг-грант” программасы буенча өстәмә рәвештә ярдәм чаралары да карала. Ул фермаларны тагылма җиһазлар, тракторлар, азык әзерләү машиналары белән тәэмин итүгә кагылачак.

“Гаилә фермалары – авылларның киләчәге. Бу яңа форма шәхси хуҗалыклар белән янәшә яшәргә хокуклы. Хәзерге этапта бу безнең приоритет булып кала”, - дип ассызыклады Президент Рөстәм Миңнеханов.