Беренче кварталда Татарстанда 500 мең кв. метр мәйданда торак сафка басар дип көтелә
26.03.2011Агымдагы ел башыннан март ахырына кадәр Татарстанда 500 мең кв. метр мәйданда торак сафка басар дип көтелә. Бу еллык биремнең 21 проценты булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Министр сүзләреннән аңлашылганча, беренче кварталда сафка басачак торак мәйданының 120 мең кв. метры социаль ипотека проограммасы өлешенә туры киләчәк. Быелгы программага кертелгән 167 йортның әлегә 147 сенең генә проект-смета документлары әзер, 158 е буенча җир участогының шәһәр төзелеше планы тапшырылган. 147 объектның документлары экспертиза узган. “Бүген 142 объектта эш бара”, - ди министр. Бу мәгълүматлар Президентта канәгатьсезлек уятты: “Ни өчен проект-смета документлары булмаган, документлары экспертиза узмаган йортлар агымдагы ел программасына кертелгән?” Министр, үз чиратында, 2011 ел программасына төзелеше быел башланып калдырырга тиешле 2012 ел объектлары да кертелгән булуын искәртте. Тик Президентның сүзе катгый булды. “Проект-смета документлары булмый һәм экспертиза узмый торып, андый объектлар төзелешен башлап калдыру ни өчен кирәк. Бу сүзләр инде туйдырды. Тиз арада гына төзергә кирәк булган объектлар турында сүз барганда, моны аңларга була әле. Ләкин социаль ипотека йортларының кайсы мәйданда төзеләсе 3 ел алдан билгеләнә. Аларның документлары төзелеш белән паралллель әзерләнергә түгел, ә шушы 3 ел вакыт эчендә әзерләнергә тиеш иде. Дәүләт торак фонды җитәкчелеге белән узган елда ук йортның документлары әзерләнми торып, объектны социаль ипотека программасына кертмәү турында килешенгән иде”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ирек Фәйзуллин быелгы программа объектларының кайберләрендә әле проектлау гына баруын искәртте. Президент, үз чиратында, проектлауның гына финансланачагын, проект-смета документлары һәм экспертиза заключениесе булмый торып, бу объектларга финанслар бирелмәячәк, дип ассызыклады.
Агымдагы елда социаль ипотека программасын финанслауга килгәндә, объектларның килешүдә каралган бәяләре 13,7 млрд. сум тәшкил итә. Бүгенгә шуның 8,1 млрд. сумы түләнгән. Моңа кадәр 5 муниципаль районда социаль ипотека программасы буенча 10 йортны сафка бастыруда проблемалар булса, бүгенге киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, шуның тугызы инде сафка бастырылган. Унынчысы якын көннәрдә әзер булачак.
Ирек Фәйзуллин үз чыгышында 2010 елның 1 ноябренә кадәр торак шартларын яхшырту буенча чиратка баскан 1833 ветеранны 9 майга кадәр яңа торакларга күчерү бурычы куелуын һәм моның үтәләчәген ышандырды. Биектау, Чистайда булган проблемалы йортлар да бу вакытка сафка басачак, аларда көндәлек контроль бара. Министр биредә бүген эш ике сменада оештырылуын хәбәр итте. Билгеле булганча, быел ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча ветераннар өчен - 81, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе программасы ярдәмендә 649 йорт төзеләчәк. Министр Ирек Фәйзуллин 2010 елның 1 ноябреннән соң реестрга кертелгән 1475 сугыш ветераны өчен, торак төзелешенең график буенча алып барылуын җиткереп, быел аларның фатирлы булачагын ышандырды.
Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларын тагын бер кат ветераннар буенча алган йөкләмәләрен үз вакытында үтәргә чакырды. “Бу эшлекле киңәшмә, монда матур хисаплар җиткерү урыны түгел. Нинди проблемалар бар- катгый итеп куегыз. Сез ветераннар алдында йөкләмә алдыгыз, Казаннан килеп хәлне көйләгәнне көтеп ятарга ярамый. Һәркем үзенең нәрсә өчен җавап биргәнен белә, мин тагын бер кат кисәтәм”, -диде ул.
Видеокиңәшмәдә өлешләп төзелүче (долевой) йортлар проблемасы да күтәрелде. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүген Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә проблемалы шундый 50 йорт исәпләнә. Президент Рөстәм Миңнеханов бу проблемалы йортлар буенча Хөкүмәтне контрольне көчәйтергә чакырды.
Киңәшмәдә шулай ук муниципалитетларның быелгы планга кертелгән йортлар буенча эш графигын апрельгә тәкъдим итәргә тиешлеге җиткерелде.