Рөстәм Миңнеханов: “ТР белән Финляндияне инновацияләр кертү һәм куллану максаты берләштерә”

25.03.2011

Татарстан Республикасы белән Финляндияне инновацияләр кертү һәм куллану максаты берләштерә. Бу хакта бүген Финляндия Республикасына эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Татарстан белән Финляндия предприятиеләренең уртак проектларын гамәлгә ашыру буенча имзаланган килешүләрне шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов делегация әгъзалары визит вакытында ресурс һәм җылылык-энергия саклау, автомобильләрне модернизацияләү һәм җиһазлау, шулай ук башка өлкәләргә кагылышлы кызыклы проектлар белән танышты.

“Әгәр җылылык-энергия нәтиҗәлелеге һәм ресусрларны нәтиҗәле файдалану, табигый энергия чыганакларын файдалануга килгәндә, Финляндия бу юнәлештә зур юл үтте, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүгенге көндә сезнең илегез бу мәсьәләдә лидер булып тора. Без сезнең тәҗрибәне өйрәнергә һәм җылылык-энергия нәтиҗәлелеге мәсьәләсендә хезмәттәшлек итәргә телибез”.

Татарстан Президенты сүзләренә караганда, “КАМАЗ” автоомбильләре өчен тагылмалы җиһазлар чыгыру буенча уртак проектлар һәм Татарстан белгечләре әзерләү зур уртак эшнең башы һәм ул дәвам ителергә тиеш.

“Татарстан белән Финляндиянең экология, ресурс-энергия саклау, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсенә кагылышлы барлык башлангычлар һәм инициативалар Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан яклау табачак, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан делегациясе исеменнән Финляндия Республикасы җитәкчелегенә җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде.