Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Раштуа бәйрәме белән котлап, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллга телеграмма юллады.

06.01.2017

«Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм, – диелә телеграмма текстында. – Православие чиркәве һәрвакыт безнең җәмгыятьнең берәмлек һәм рухи таянычының мөһим өлеше булып тора. 

Бу якты бәйрәм – ышаныч һәм өмет символы – Россия халкына рухны камилләштерүдә, цивилизациянең рухи нигезләрен ныгытуда һәм кешелек идеалларын күтәрү юлында яңа көч-куәт бирсен.

Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух һәм россиялеләр һәм Ватан иминлеге өчен эшчәнлектә уңышлар телим. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.