Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казанда Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Яклар очрашу барышында Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Венгрия арасыдангы хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ференц Контра, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Венгрия арасындагы эшлекле багланышларны ныгытуга яхшы нигез салынды.
Искәртәбез, Венгриянең Казандагы Генераль консуллыгы 2015 елның апрелендә ачылды.