Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

25.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу сүзләрен юллады.  

«Бу барыбыз өчен дә фаҗига, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарының кайгысын чын күңелемнән уртаклашам. Бу иксез-чиксез зур югалту. Без сезнең белән бергә хәсрәтләнәбез».

Искәртәбез, бүген иртән Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты радарлардан югалган. Самолетта 91 кеше булган, бу – самолет  экипажы, хәрби хезмәткәрләр, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, тугыз Россия журналисты.

Соңрак авиалайнер корпусының фрагментлары Кара диңгез ярында Сочидан километр ярымда табылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.