Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

24.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә эшли башладылар. Казанда сәүдә 10 эре мәйданчыкта алып барыла, Чаллыда - 3. Шулай ук сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен "Яңа Тура" технополисы территориясендә алып була (Зеленодольск районы, Октябрьский ав.).

Бүгенге көнгә инде 15 ярминкә уздырылган. Сәүдә мәйданчыкларына 900 млн. сумга продукция китерелгән. Шәһәр халкы ит, сөт, йомырка, ярмалар һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алалар, биредә бәяләр 20-30 % ка кимрәк. 

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, товарлар сыйфатын бәяләде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. 

ТР Президенты Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярминкәләрдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, әлеге чаралар шәһәр халкы һәм авыл халкы арасында бик популяр.

Шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов фермерларга ярдәм итәргә һәм кирәкле шартлар булдырырга өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев