Мәскәү мэры Татарстанның сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады

12.03.2011

Бүген Мәскәү мэры ТР Лаеш муниципаль районының Столбище бистәсендәге “Таткабель” заводында булганда сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Сергей Собянин, Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар “Нефаз”, “КАМАЗ” автотехникасы күргәзмәсе белән танышты.

“КОМПОМАШ корпорациясе” ААҖ генераль директоры Анатолий Долголаптев кунакларга яңа буын электромобилларын тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, нанотехнологияләр куллану гадиләре белән бер бәядә булган электромобил булдырырга мөмкинлек биргән. “Бу киң кулланылышка юл ача. Шулай итеп, “Мәскәү–Татарстан” инновация проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Россия электромобилларын киң куллана торган беренче ил булырга мөмкин”, - диде журналистларга Анатолий Долголаптев. Электромобилларны “Соллерс-Елабуга” заводында җитештерү ниятләнә.

Мәскәү мэры “Бетар” ҖЧҖ, “Казан электр техникасы” ААҖ, “POZIS” компанияләре һәм республиканың башка предприятиеләре продукциясе белән танышты.

Моннан тыш, кунакларга заманча производство–инжиринг холдингы турында сөйләделәр, аның продукциясе сәнәгатьнең энергетика секторына – “Инвэнт” компанияләр төркеменә юнәлтелгән. “Инвэнт” компанияләр төркеме эшчәнлегенә 4 төп юнәлеш керә. Аларның берсе – “Таткабель” заводының кабель производствосы.

“Таткабель” заводында Сергей Собянинга ТР да күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр, Татарстан Республикасында энергетика саклау программасын һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү программасын тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәү мэрына республикада энергия нәтиҗәлелеге программасы 10 ел дәвамында гамәлгә ашырылуын белдерде. 2000 елда Татарстан беренче энергия саклау программасын кабул итте, 2005 елда – икенчесен. Гомумән алганда, бу энергоресурсларны экономияләүдә җитди нәтиҗә бирә.

Кунакларга энергоресусрсларны саклый торган котелларга күчү программасы зур чыгымлы котелларны алыштырырга, җылылык челтәрендәге югалтуларны киметергә, яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде дип сөйләделәр.

Сергей Собянин Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге уңышларын тәкъдим итүне кызыксынып тыңлады.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.