Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген, “Талантларны ачу” форумы кысаларында, республикадан читтә яшәүче яшь белгечләр белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуның модераторы – “Яшьләр дипломатиясе академиясе” иҗтимагый оешманың башкарма директоры Дилбәр Садыкова иде.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков, кыскача талантлы яшьләр белән эшләү өлкәсендә республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары һәм чаралар турында сөйләде.
Яшь белгечләр үзләренең проектлары турында сөйләделәр, төрле юнәлештәге идеяләре белән уртаклаштылар.
Очрашуда катнашучылар текстиль сәнәгате, сәламәт яшәү рәвешен хуплау, БГӘ һәм башка чит илләр белән хезмәттәшлеккә караган һәм башка юнәлешләр буенча үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр.
Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр шулай ук “Талантларны ачу” III форумында катнашалар.
Бу форум – “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының ачык мәйданчыгы. Чара форум кысаларында 2016 елның 15-17 декабрендә Германо-Россия яңа технологияләр институтында уза.