Илдар Халиков “Туризм лидеры” конкурсында: Татарстан туризм өлкәсендә танылды инде, һәм ышанам, алга таба тагын да үсәчәк

16.12.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Туризм лидеры” республика конкурсында җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.

Бу чара Казан Ратушасында узды.

Искә төшерәбез, конкурсның төп максаты – туризм базарында иң яхшы юнәлешләрне һәм катнашучыларны ачыклау. Конкурс 2001 елда оештырылган иде, 2015 елга кадәр ул “Туризм – XXI гасыр” исеме астында үткәрелде.

Конкурста туриндустрия предприятиеләре, музейлар һәм музей-саклаулыклар, туризм өлкәсендәге уку йортлары, муниципаль берәмлекләр, кунакханәләр, күңел ачу комплекслары, туклану предприятиеләре, сувенир эшләүче компанияләр катнаша.  

ТР Премьер-министры киләчәктә туризмның нефть чыгару һәм нефть химиясе тармакларын куып җитәчәгенә ышаныч белдерде. “Никадәр катлаулы һәм тормышка ашмас кебек тоелса да, бу ирешеп була торган бурыч, - диде ул.

“Ун ел эчендә сез тотрыклы юнәлеш, югары профессиональ дәрәҗәдәге компанияләр булдыра алдыгыз. Әлбәттә, һәр тармактагыча алдынгылар һәм төшеп калучылар да бар. Ләкин һәрвакыт иң яхшылар, уңайлы һәм яхшы ял тәкъдим итә алучылар сафта кала”, - диде Илдар Халиков.

Уңай мисал итеп, ул Тәтеш шәһәрен китерде. “Матур тарихлар,риваятьләр, программалар уйлап, кешеләрне җәлеп итәләр. Башка муниципаль районнарда да андый мөмкинлек бар. Әлбәттә без, Казан, Алабуга, Чистайның үсешенә өметләнәбез. Татарстан туризм төбәге буларак танылды инде, ышанам, алга таба да үсәчәк”.

Туризм тармагында эшләүчеләргә Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов рәхмәт белдерде.

“Быел күп яңа вакыйгалар булды, болар барысы – сезнең бердәм, профессиональ эш нәтиҗәсе. Без яңа максатларга ирешергә әзер. Киләсе елда Татарстан 3 миллион турист көтә. Соңгы елларда тармак тотрыклы үсеш күрсәтә”, - диде ул.  

 

 


ТР Президенты матбугат хезммәте, Елена Бритвина.