Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!” дигән акция башланды

07.03.2011

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикада наркотикларга бәйле вәзгыятькә багышланган брифинг узды.
Статистика буенча Россиядә яшәүче һәр 5 кешенең берсе наркотик куллана. Ел саен наркоманнар армиясе 80 мең кешегә арта. Шулай да Татарстанда наркотикларга бәйле вәзгыять билгеле бер дәрәҗәдә тотрыклы. Соңгы ике елда наркотиклар куллануның куркыныч икәнлеген аңлаучы яшьләрнең өлеше сизелерлек артты һәм ул 90 процентка якын тәшкил итә. Бүгенге көндә афәткә китерердәй үсеш темпы туктатылды. Әмма, шуңа да карамастан, республикада көн саен наркотик кулланудан репродуктив яшьтәге ике кеше үлә. Бүген брифинг барышында ТР баш наркополицейские Фаяз Шабаев әнә шундый саннар китерде.
Илдә килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте менә инде дүрт ел дәвамында ел саен “Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!” дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясен үткәрә. Әлеге уңайдан 2011 ел да искәрмә түгел.
Акция наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә булуы ихтимал җинаять очраклары хакында мәгълүмат алу өчен хокук саклау органнарының халык белән эшләвен активлаштыруга юнәлдерелгән. Анда табиб-наркологлар, наркотикларга каршы иҗтимагый оешмалар, төрле конфессия вәкилләре, психологлар, наркоманияне кисәтү өлкәсендә эшләүче белгечләр катнаша.
Наркотикларны сату урыннары турында гражданнардан мәгълүматлар кабул итү өчен кайнар линия номерлары билгеләнде. Оператив мәгълүматны тәүлек дәвамында эшләүче ышаныч телефоны (273-43-45) буенча хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук 14.30-17.30 сәгатьләрдә 274-31-98 телефоны буенча белгечләрдән консультация алырга мөмкин.
Республиканың барлык зур шәһәрләрендә үзләренең кайнар линия телефоннары эшләячәк:
Әлмәт - 45-26-9
Бөгелмә - 4–22-50
Алабуга – 3-97-70
Яшел Үзән – 5-89-45
Буа – 3-17-99
Чаллы – 56-29-50
Түбән Кама – 39-17-69
Чистай – 5-27-31
Акция 18 мартка кадәр дәвам итә. Узган елллардагы тәҗрибә халыкның хокук саклау органнары белән актив хезмәттәшлек итүен күрсәтте. Узган ел 144 оператив мәгълүмат алынды, 56 очракта алар расланды.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы