Рөстәм Миңнеханов: “Дәүләт һәм муниципалитетлар массакүләм мәгълүмат чаралары активларыннан әкренләп аерылырга тиеш”

05.03.2011

2010 елда массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшер итү өлкәсенә республика бюджетыннан 894 миллион сум акча юнәлтелгән. 2009 ел белән чагыштырганда, финанслау күләме 7 процентка, ягъни 69 миллион сумга кимегән. Республика бюджетыннан килгән финанслар гаммәви мәгълүмат чаралары чыгымнарының гомуми күләменнән 40 процентны тәшкил итә. 2003 елда бу күрсәткеч 70 процент белән исәпләнгән иде. Бүген чыгымнарның 60 процентын мәгълүмат чарасы үз исәбенә каплый.
Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән Республика матбугат һәм массалы коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Марат Моратов хәбәр итте. Коллегия утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде.
Марат Моратов сүзләренә караганда, бүген журналистларны һәм гомумән, матбугат өлкәсен, дәүләттән аеру мәсьәләсе борчый. “Дәүләт ярдәменнән ваз кичү халыкның иҗтимагый, мәдәни, социаль һәм сәяси тормыш белән кызыксынмый башлавына китерәчәк. Медиабазарда гаугалы темаларга, криминалга өстенлек биреләчәк. Шуңа күрә алга таба да дәүләт белән гаммәви мәгълүмат чаралары арасында дәүләт заказына нигезләнгән хезмәттәшлек дәвам итсен иде”, - дигән өмет белдерде Марат Моратов.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, дәүләтнеке булган массакүләм мәгълүмат чараларын бер агентлыкка җыеп берләштерү аларны икътисадый кризис чорында саклап калырга ярдәм итте. Шул ук вакытта дәүләт һәм муниципалитетлар массакүләм мәгълүмат чаралары активларыннан әкренләп аерылырга тиеш. “Бу – бик катлаулы эш. Әмма бөтен дөнья бу юл белән киткән. Россия Президенты матбугат чараларын хосусыйлаштыру турындагы бурычны куйды, һәм без бу юнәлештә актив эшләргә тиеш. Шәхси-дәүләт хезмәттәшлегенең уңышлы үрнәге булып “Татарстан – яңа гасыр” телерадиоканалын күрсәтергә була. “Татмедиа”ның да киләчәктә үзенең стратегик партнеры булачак дип ышанам”, - диде Президент.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы