Бүген ТР Хөкүмәт йортында Республика ведомствоара тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенең утырышы узды. Утырышны ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов үткәрде.
ТР да мәҗбүри һәм медицина страховкасына кертемнәрне вакытында түләүне тәэмин итү чаралары хакында РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Максим Иванов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 2002–2009 елларда мәҗбүри пенсия страховкасы кертемнәре, гомумән ТР буенча 2011 елның 1 гыйнварына бурыч 103,3 миллион сумга яки 5,4 процентка кимеп, 1809,6 миллион сум тәшкил иткән.
Максим Иванов белдерүенчә, эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан мәҗбүри һәм медицина страховкасына кертемнәр күчерелмәгән иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклау максатыннан, республикада закон тарафыннан аларны түләтү өчен рөхсәт ителгән чаралар башкарыла.
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге мәҗбүри пенсия һәм медицина страховкасы өчен иминият кертемнәре буенча бурычларны түләтү буенча эшләр Республика ведомствоара тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясе эшчәнлеге кысаларында да даими башкарылды. Видеоконференция режимында узган утырышларда зур күләмдә бурыч җыючылар тыңланылды.
Бу эш 2011 елда да дәвам итә. Моннан тыш, прокуратура органнары һәм суд приставлары белән ныклы элемтәдә эш алып барыла, дип ассызыклады Максим Иванов.
Р.Моратов нәтиҗә ясап, Пенсия фондына бурычлылар җаваплылыкка тартырга кирәк, яки аларга Россиядән читкә чыгуны чикләргә, дип белдерде.