Рөстәм Миңнеханов: “Торак өчен субсидияләр алган ветераннарны фатирлы итү – бүген иң беренче бурыч”
04.03.2011Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында республикада 300 375 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу, еллык биремнең 12,6 проценты. Ике ай эчендә сафка баскан торак мәйданының 71,2 мең кв. метры – 45 йорт социаль ипотека программасы өлешенә туры килә. Бу вакыт эчендә план биремен үтәү буенча иң зур күрсәткеч (69 процент) Апас районында, ә иң түбән күрсәткеч – 0,8 процент Түбән Кама районында теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция реҗимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Министр сүзләренә караганда, 2011 елда республикада федераль бюджет катнашындагы дәүләт ярдәме белән 169 мең кв. метр мәйдан сафка басарга тиеш. Бу, еллык программаның 32 процены дигән сүз. Торакны сафка бастыру буенча еллык планның калган өлешен муниципалитетлар шәхси һәм инвестицион торак төзелеше аша башкару йөкләмәсен алган.
Дәүләт ярдәме белән төзелә торган торакның 593 мең кв. метрдан артыгы социаль ипотека өлешенә туры килә. Бүгенге көндә 147 объект буенча проект-смета документлары экспертиза узган, 142 объектта эш бара. Февраль аенда әлеге социаль программа нигезендә Алексеевски, Апас, Арча, Мамадыш, Тәтеш районнарында һәм Казанда йортлар сафка баскан. Ә менә Әгерҗе, Әлмәт, Тәтеш, Арча районнары февральдә торакны сафка бастыру буенча алган йөкләмәләрен үтәмәгән. Йортлар әзер, тик документларны рәсмиләштерү эше сузыла. Президент Рөстәм Миңнеханов бу эшне тизләтү бурычын куйды.
Министр Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, быел дәүләт ярдәмендә төзелә торган торакның бер өлеше авария хәлендәге йортлардан күчерү программасына туры килә. Бу программа быел 31 муниципалитетта тормышка ашырыла. Федераль фондта расланган һәм якланган программа сүтелә торган торак мәйданына федераль субсидияләр исәбенә алына торган яңа торак мәйданының туры килүе ягыннан федераль кануннар таләпләрен истә тотып эшләнгән. Быелгы программа буенча 42 мең кв. метр мәйдандагы авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү планлаштырыла. Аларны яңа тораклы итү өчен моннан 19,6 мең кв. метрга артыграк мәйдан төзергә кирәк булачак. Бу программаны гамәлгә ашыру ике юлны - торак базарыннан әзер фатирлар алу һәм яңа торак төзүне күздә тота.
Ә менә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен ел башыннан 19 йорт сафка бастырылган. Сүз уңаеннан, агымдагы елда 860 ветеран яңа тораклы булган. Соңгы атнада гына да ветераннар реестры тагын 25 кеше белән тулыланган. Бүгенге киңәшмәдә ветераннар өчен төзелә торган йортларда, нигездә, эшләр график буенча алып барылуы һәм 9 майга аларның өлгереләчәге җиткерелде. Шулай да Буа Әгерҗе, Биектау районнарындагы 5 йортта бара торган эшләрнең вакытында тәмамлануы шик уята. Аларның заказчысы - Дәүләт торак фонды. Фондның Башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин йортларны 9 майга кадәр өлгертеп булмаячагын җиткерде. Аның аңлатуынча, эшнең сыйфаты буенча дәгъвалар чыгып туктатылган төзелеш эшләрен дәвам итү турында карар декабрь ахырында гына кабул ителгән. Ләкин Президент Рөстәм Миңнеханов моның белән килешергә теләмәде. Аның сүзе катгый булды: яки вакытында төзеп бетерәсе, яки моның өчен җаваплыларга урыннарын бушатырга туры киләчәк. Республика башлыгы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгын да тәнкыйть утына тотты. “Ветераннарны шул вакытка торак белән тәэмин итәбез дип ышандырдык. Җаваплы кешеләрнең сүзендә тормавын берничек тә аңлап булмый. Моңа кадәр нәрсә эшләдегез соң”, -дип белдерде Президент. Аның белдерүенчә, торак алуга субсидияләр алган ветераннарны фатирлы итеп, алар алдындагы йөкләмәне үтәү – бүген иң беренче бурыч. Икенчесе- торак шартларын яхшыртуга чиратта торган, әлегә субсидияләр алмаган ветераннар өчен яңа фатирлардан резерв булдыру. Президент тагын бер кат социаль программалар буенча торак төзелешендә җаваплылык зонасын ачыклау кирәклегенә басым ясады.Республика башлыгы һәрбер видеокиңәшмә беркетмәсендә җаваплылык үзәген теркәп барырга кушты. “Сезнең кул куйган йөкләмәгез бар, ул беркетелгән һәм аны үтәргә тиешсез”, -диде ул киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Аның белдерүенчә, район башлыклары республика структуралары белән эшчәнлектә сораулар чыкканда, үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. “Бу уртак эш. Бары уртак эш кенә нәтиҗәләр бирә ала”, -дип ассызыклады Президент.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.