Рөстәм Миңнеханов Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты

12.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.    

Очрашуда катнашучылар традицион рухи хәзинәләрне һәм күп гасырлык рухи мирасны саклау, гыйбадәт кылу объектларын торгызу һәм республикада диннәр арасындагы татулыкны ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.