Минтимер Шәймиев Рауль Мир-Хәйдәров белән очрашты

12.12.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Россия язучысы, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мир-Хәйдәров белән аның 75 еллык юбилее уңаеннан очрашты.

Минтимер Шәймиев язучыны юбилее белән котлады,  аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктәге иҗатында уңышлар теләде.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Рауль Мир-Хәйдәров хәзерге татар әдәбиятының үсеше, республикада һәм илдә әдәбият һәм сәнгатьнең бүгенге хәле турында фикер алыштылар.

Рауль Мир-Хәйдәров – кырыктан артык китап авторы, аларның гомуми тиражы 10 млн. экземплярдан артык. Аңа детектив романнардан торган “Черная знать” китаплары сериясе киң танылу китерә. Рауль Мир-Хәйдәровның күп әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте