Ак мәчеттә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган тантана узды

11.12.2016

Бүген Болгарда,  Ак мәчеттә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә  багышланган Мәүлид бәйрәме узды.

Мәүлид ән-Нәби Татарстанда 2014 елдан Болгарның Ак мәчетендә зурлап уздырыла.

Быел бәйрәм тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин чыгыш ясадылар.

Минтимер Шәймиев Ак мәчеткә җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләде. Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең соңгы елларда бик зурлап һәм матур итеп уздырылуын билгеләде.  

Ул шулай ук тантана башланыр алдыннан узган Болгар ислам академиясе учредительләре советы утырышында кабул ителгән карарлар турында сөйләде.

"Әгәр, фикерләребез һәм эшләребез бердәм булып, Ислам академиясен уңышлы төзеп, Ходайны шатландырсак, иң зур максатка ирештек дип саный алыр идек", - дип билгеләде . Минтимер Шәймиев. Ул “Яңарыш” фонды ярдәме белән Болгар ислам академиясе комплексы биналарының төзелеш эшләренең барышы турында сөйләде һәм киләсе елның сентябрендә анда беренче уку елы башланыр, дигән ышаныч белдерде.

Бәйрәмдә гарәп һәм татар телләрендә дини догалар укылды.

Тантана Ак мәчет алдындагы мәйданда лазерлы шоу һәм салют белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте