Илдар Халиков коррупциягә каршы дискуссия клубы утырышында катнашты

09.12.2016

Бүген Казанда “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыгында коррупциягә каршы дискуссия клубының III утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, ТР Дәүләт советы депутатлары, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков, республикада коррупциягә каршы мәсьәләләргә бик зур игътибар бирелә, дип билгеләде. Татарстан бу эштә яхшы нәтиҗәләргә иреште.

“2016 елда гына да 1 меңнән артык коррупцияле җинаятьләр һәм 409 ришвәтчелек фактлары ачыкланды. Коррупциянең гомуми күләме кимү, бу әле проблема хәл ителде дигән сүз түгел. Киресенчә, без бу күренешне тулысынча бетерү өчен дәүләт һәм иҗтимагый контрольне көчәйтәчәкбез”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

“Коррупциягә каршы торуда системалы алым кирәк. Норматив документлар булдырырга, һәм иң мөһиме - бу эшкә халыкны актив җәлеп итү”, - дип саный Илдар Халиков.

Алга таба дискуссия “сорау-җавап” принцибы буенча барды. Төрле темалар каралды: мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә урыннар җитмәү, Идел яры буенда төзелеш эшләре, җир мәсьәләләре, профсоюз оешмаларының коррупциягә каршы эшләрдә катнашуы.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.