Равил Моратов: “Кеше хокуклары буенча вәкилләр хакимияткә эшләп бетерелмәгән якларны табарга мөмкинлек бирә”
01.03.2011“Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институты эшчәнлеге дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшендәге кимчелекләрне ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә”, - дип белдерде бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов ТР Кеше хокуклары буенча вәкил карамагындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышы барышында. Әлеге утырышта шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты.
2010 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады. Узган елда аның адресына 1374 мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге (199) суд карарларыннан ризасызлык белдереп килгән. Аннан соң – хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дәгъва белдереп (андыйларның саны 160) һәм торак мәсьәләләре буенча килгән хатлар (147).
Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, республикада гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендәге хокукларын яклау белән бәйле вәзгыять гадәти түгел. Бигрәк тә хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары күп, “соры” хезмәт базары масштаблары да элекке хәлендә. Узган елда хезмәтне саклау тиешле дәрәҗәгә куелмаганлыктан, 105 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
2010 елда шулай ук гражданнарның торак белән тәэмин итү буенча хокуклары да бозылган. Бигрәк тә торак шартларын яхшыртырга теләп, муниципаль берәмлек органнарында чиратка басарга теләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан дәгъвалар кергән. Казанда гына аларның саны 44кә җиткән.
Сәрия Сабурская торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру, хәрби хезмәткәрләрнең һәм тоткыннарның хокукларын яклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
Утырышта ТРда Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина да чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, балаларны торак белән тәэмин итү буенча хокукларын яклау актуаль проблемаларның берсе булып кала. Балаларның бик азы гына, интернаттан яки балалар йортларыннан чыкач, тораклы булу бәхетенә ирешә. Ә инде тораклы булып саналганнарның да үз проблемалары бар.
Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, балаларны үтерү һәм сәламәтлегенә зыян салу очраклары борчуга сала. “Кызганычка каршы, төп куркыныч ата-аналардан чыга”, - диде ул.
ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хәбәр иткәнчә, соңгы елларда ТР да Кеше хокуклары буенча вәкил институты белән тыгыз хезмәттәшлеккә ирешелгән. Ул Сәрия Сабурскаяның төрмәләрдә тоткыннарны тоту шартларын яхшырту зарурлыгы турындагы сүзләренә карата: “Эчке эшләр министрлыгы бу кимчелекләрне бетерү ягында. Әмма еллар дәвамында җыелган проблемаларны тиз арада гына хәл итү мөмкин түгел. Бу максатларда 500 млн. сум акча кирәк”, - диде.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Кеше хокуклары буенча вәкил эшен югары бәяләде. “Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Балалар хокуклары буенча вәкил безнең эшебездә килеп җитмәгән якларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Без моны аңлап кабул итәбез һәм бу үз файдасын да бирә”, - диде ул.
Равил Моратов Сәрия Сабурскаяның Кеше хокуклары буенча институты эшчәнлеген җайга салуын билгеләп үтте. Моны бигрәк тә кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләрнең саны арту да күрсәтә. Равил Моратов шулай ук волонтерларга һәм җәмәгать ярдәмчеләренә дә рәхмәт белдерде.
Ул Кеше хокуклары буенча вәкилгә республика дәрәҗәсендә закон инициативасы хокукыннан актив файдаланырга чакырды.
Равил Моратов утырышта, муниципаль берәмлек органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Кеше хокуклары буенча вәкил һәм аның ярдәмчеләренең халык белән аңлашуда булышуларын билгеләп үтте. Җәмәгать ярдәмчеләреннән кергән сигналларга игътибарлы булырга чакырды.