Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Корстон» КСККда узган «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышында катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Бөтендөнья татар конгрессы» башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы 2016 елның 7 декабреннән алып 9 декабренә кадәр барачак. Форум эшендә Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 700ләп татар эшкуары катнашачак.
Пленар утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов татарларның сәнәгать һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән, шулай ук Татарстан Республикасы Инновацион проектлары аллеясе экспозицияләре белән танышты.
Утырыш барышында эшкуарлар эш тәҗрибәләре һәм проблемалары белән уртаклаштылар, Россия төбәкләрендә татар милли традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Аерым чыгышлар революциягә кадәрге Россиядә татар иганәчеләре тарихына багышланды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел форум үсә бара, анда катнашучылар саны да арта.
«Сезнең белән очрашуларда без ватандашларыбыз бөтен Россия буйлап, шулай ук чит илләрдә дә гамәлгә ашыручы яңа проектлар турында беләбез. Сез башкалар өчен уңышлы эшкуар буларак үз милләтең турында онытмауның һәм татар халкының мәдәни һәм рухи хәзинәләрен саклауга ярдәм күрсәтүнең яхшы үрнәге булып торасыз», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россиянең башка төбәкләрендәге татар эшкуарларының актив ярдәме белән төрле милли бәйрәмнәр һәм концертлар уздыру, туган телне, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлгән башка чаралар уздыру мөмкин була.
Татар халкын берләштерү һәм үстерү өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы зур эш башкара. Әмма татар бизнесы үзенең бөтен мөмкинлекләре белән бу процессларга килеп кушылмаса – нәтиҗә болай ук әйбәт булмас иде, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан үз чиратында читтә калмаячак һәм хәленнән килгән кадәр ярдәм күрсәтәчәк, – диде ТР Президенты. – Без сезнең белән, сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм сезнең тәҗрибәне үзебездә актив кулланачакбыз. Форумда катнашучыларга тагын бер кабат рәхмәт белдерәм».
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән актив эшлекле багланышларда торучы эшкуарларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтләре тапшырды.