Илдар Халиков: “Безгә җирдән ваемсыз файдаланучылар кирәкми”

28.02.2011

Бүген Татарстанның Баулы муниципаль районы советы утырышында Баулы районының 2010 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Район хакимиятендә очрашу башланыр алдыннан ТР Премьер-министры “Татгаззерно” ЯАҖ филиалы котельные һәм диспетчерлык пунктында, район үзәк хастаханәсендә булды, анда травматология үзәгенең эше һәм сәламәтлек саклау учреждениесен реконструкцияләү проекты белән танышты. Моннан тыш, Илдар Халиков Баулы икмәк заводын ачу һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән 24 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру тантаналарында катнашты.

Татарстанның Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин үз чыгышында районда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп үтте. Мисал өчен, узган елда 3500 мөрәҗәгать килгән, бу 2009 елга караганда 10 процентка артык. Эшчәнлектә тагын бер мөһим юнәлеш – җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы алып барылган эш. Моның өчен коррупциягә каршы юнәлештәге чараларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем төзелгән. Узган елда 127 норматив-хокукый актка коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 3 җинаять эше кузгатылган.

2010 елда тулаем территориаль продуктның күләме, кече эшкуарлык субъектларын да исәпкә алып, 12,1 миллиард сум тәшкил иткән һәм 2009 ел белән чагыштырганда 4,8 процентка арткан. Тулаем территориаль продуктның тармак структурасында нефть сәнәгатенең өлеше - 77,1, авыл хуҗалыгының өлеше 2,8 процент тәшкил иткән. 2010 елда тулаем территориаль продукт структурасында кече бизнесның өлеше 0,8 процентка артып, 9,8 процент тәшкил иткән.

Тулаем территориаль продуктның һәм өстәмә кыйммәтнең үсүе нәтиҗәсендә 2010 елда район халкының яшәү дәрәҗәсе 2008 елгы кризиска кадәрге дәрәҗәгә җиткән. Узган елда уртача айлык хезмәт хакы 12,2 процентка арткан һәм 15607 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта минималь куллану бюджеты 5,4 процентка артып, 8273 сумга җиткән.

Утырышка нәтиҗә ясап, ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген үзе булган социаль өлкә объектларының иртәгесе көнгә ышаныч уятуын билгеләп үтте. “Районда уникаль спорт комплекслары төзелгән. Без бүген икмәк заводын ачу тантанасында катнаштык, башка предприятиеләрнең дә җитди планнары бар. Без шулай ук район үзәк хастаханәсендә дә булдык. Татарстан һәм Россиянең кечкенә шәһәрләрендә мондый дәрәҗәдәге хастаханәләр күп түгел”, - диде Премьер. Аның фикеренчә, Баулы халкының мөһим казанышларыннан берсе – гомер озынлыгының артуы һәм үлүчеләрнең саны кимүе. Әлеге күрсәткеч районның социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык проектларны һәм планнарны гамәлгә ашыруының чагылышы булып тора.

“Бүген без ветераннарга яңа фатир ачкычлары тапшыру тантанасында катнаштык. Районда күп фатирлы торак йортларны ресонтлау эшләре дәвам итә, торак фонды яхшыртыла”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.

Аның сүзләренә караганда, 2010 ел Баулы районы өчен күп күрсәткечләр буенча уңышлы булды. Бу производство күләме артудан, уңай демографик динамикадан гыйбарәт. Район икътисады нигезе булып нефть тармагы тора. Әмма бу тармакны үстерү белән бергә башка юнәлешләрне дә үстерергә кирәк, дип саный Премьер. “Районның яхшы проектлары бар, аларның гамәлгә ашырылуын телим. Кече бизнеска ярдәм итү программасында актив катнашырга кирәк, чөнки быел дәүләт ярдәменең 30 проценты авылга юнәлдереләчәк, тагын 30 проценты – торак-коммуналь өлкәсе бизнесына һәм 40 проценты – яңа проектларын гамәлгә ашыруга”, - дип ассызыклады И.Халиков.

Ул шулай ук бүгенге көндә җитештергән предприятие түгел, ә саткан предприятие уңышлы санала, дип белдерде. Республика предприятиеләрен үстерү өчен электрон мәгълүмат системасының барлык мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Әмма бу мәйданчыкта Баулы районыннан бары тик 10 предприятие генә теркәлгән. “Бу бик аз. Шәһәр администрациясенә махсус укулар үткәрегә һәм һәр предприятие электрон сатып алуларда катнашсын өчен ярдәм итәргә кирәк”, - дип белдерде Премьер.

Районда эшсезләр саны кимү уңай күренеш, әмма кайбер проблемалар да бар. “Баулы районы белән уңышлы хуҗалыклар арасында зур аерма күрәбез. Безгә җирдән ваемсыз файдаланучылар кирәкми. Район җитәкчелегенә бу мәсьәлә хакында җитди уйланырга кирәк. Без авыл хуҗалыгына ярдәм итеп килдек, киләчәктә дә ярдәм күрсәтәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү мөһим юнәлеш булып тора. “Без электрон хезмәтләрдән файдаланучы кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Кешеләрне төрле белешмә һәм бланклар артыннан йөрүдән азат итәргә кирәк. Шулай ук мәктәпләрдә электрон проектларны актив таратырга кирәк. Мәгълүмат ехнологияләрен үстермичә, теләсә кайсы тармакта да алга китеп булмый”, - диде ТР Премьер-министры.

Баулы районында яшәүчеләрнең 32 проценты даими рәвештә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә. “Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, әмма ирешелгән уңышларда гына туктап калырга ярамый. Биредә яхшы потенциал. 2011 елга билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыруыгызны телим”, - диде И.Халиков утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. ТР Премьер-министры чыгышын тәмамлаганда, 2010 елда уңышка ирешкән район җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Утырышта ТР Дәүләт советы комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.