Илдар Халиков Баулыда сугыш ветераннары өчен төзелгән йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты
28.02.2011Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Баулы районына эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән 24 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Тантанада Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан ТР Хөкүмәте һәм район администрациясе тарафыннан ветераннарга бирелгән вәгъдәләр үтәлә. Район ветераннары өчен әлеге йорт кыска вакыт эчендә сафка бастырылган. 2010 елның 18 августында объектка беренче субай кагыла. Төзелеш һәм бизәкләү эшләренең төп өлеше кышын башкарыла.
А.Хәбибуллин авыр хезмәтләре өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Аннары ветераннарга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Сез Баулының формалашуы һәм үсешендә зур хезмәт куйдыгыз. Бүген сезгә әлеге яңа йорт рәвешендә кайтарылган бурыч соңга калган кебек тоелмасын иде”.
Үз чыгышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков әлеге матур бинаның кыска вакыт эчендә сафка басуына шат булуын белдерде. Узган ел Татарстанда 9,5 меңнән артык ветеран яңа йортларга һәм фатирларга күченде, быел тагын 4 меңнән артык кеше өй туйлары үткәрәчәк. ТР Премьер-министры барлык өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм озын гомер теләде.
Илдар Халиков Казыйм Ширияздановның фатирында булып, аңа телевизор бүләк итте. “Баулынефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе исеменнән (ул анда 20 елга якын столяр-балта остасы булып эшли) ветеранга яңа суыткыч тапшырылды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.