Бүген "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TeсhnoСварка» XI махсуслаштырылган күргәзмә ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский, Татарстан хакимияте органнары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстанның эре машина төзелеше предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Быел күргәзмә 13 илдән 170 кә якын предприятие һәм оешманы туплаган. Белгечләр фикеренчә, әлеге экспозиция – төбәк өчен зур вакыйга, чөнки биредә Россия машина төзелеше комплексын яңартуда реаль карарлар тәкъдим ителә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанны күргәзмә үткәрү урыны итеп сайлаулары уңышлы карар, дип саный. “Ул – бу өлкәдәге актуаль мәсьәләләрне чишү өчен яхшы мәйдан. Барыгызга да эшегездә уңышлар телим”, – дип мөрәҗәгать итте Президент күргәзмәдә катнашучыларга.
“Машина төзелеше – Татарстан икътисадында төп тармакларның берсе, ул сәнәгать җитештерүе гомуми күләменең якынча 20 процентын тәшкил итә. Быел гына да бу тармак предприятиеләре тарафыннан 315,4 миллиард сумга товар төяп озатылган”, – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов күргәзмә ачылышында.
Шулай ук ул республиканың машина төзелеше комплексы алдында торган бурычларны да әйтте. Аларга Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры көндәшлекне күтәрү, импорт алмаштыру проектын гамәлгә ашыру, инновацион продукциядән керем алуны кертте.
“Республикада узучы махсуслаштырылган күргәзмәләр эшлекле мөнәсәбәтләр үсешенә, сәнәгать җитештерүен арттыруга һәм уңайлы инвестицион климат булдыруда мөһим этәргеч бирә”, – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.
Быелгы экспозиция 5,5 квадрат метр мәйданда урнашкан. Күргәзмәдә катнашучылар үз продукцияләрен тәкъдим итеп, шулай ук эшлекле элемтәләр булдыруга мөмкинлектән файдалана.
Бүген үк Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Татарстан машина төзелеше предприятиеләре координация советында Чехиянең “Югострой” һәм Татарстанның “ОКА” сәүдә йорты компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Шулай ук Казан дәүләт энергетика университеты һәм Германиянең Эрфурт мәгариф үзәге арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы меморандумга кул куелган.