Рөстәм Миңнехановның Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән эш буенча очрашуы узды

06.12.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән эш буенча очрашуы узды.

Очрашу барышында яклар төбәкнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.   

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов май указларын тормышка ашыруның барышы, Татарстан Республикасы территориясендә социаль юнәлешле башка программаларның үтәлеше турында сөйләде.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте