"Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды
26.02.2011Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта "Татнефть" ААҖнең гыйнвар аендагы бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды һәм 2011 елның март аена бюджеты расланды, 2010 елда башкарылган геология-разведка эшләренең нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды.
Директорлар советы, аномаль һава шартлары аркасында 2010 елның декабрендәге кебек, электр линияләренең массакүләм төстә сафтан чыгуын булдырмау җәһәтеннән, "Татнефть" ААҖнең электр белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттыру буенча чараларның үтәлү барышы хакында фикер алышты.
“Түбән Кама җылылык электр үзәге” ҖЧҖен үстерү һәм модернизацияләү мәсьәләләре каралды. “Татнефть” Компанияләр төркеме предприятиеләре арасыннан станциягә яңа кулланучыларны тоташтыру һәм өстәмә җылылык чыганакларыннан башка электр энергиясе эшләп чыгару күләмен арттыру җылылык электр үзәген реконструкцияләүнең төп юнәлешләре итеп билгеләнде.
2010 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча компания акционерларының еллык гомуми җыелышын үткәрү көне билгеләнде – ул быелның 24 июнендә Әлмәтнең "Нефтьче" Мәдәният сараенда узачак. Реестрны ябу көне – 2011 елның 6 мае.
Директорлар советы утырышында шулай ук "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр каралды.
"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте.