ТР Президенты: "Без Россия табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белән булган хезмәттәшлегебез белән канәгать"

25.02.2011

Бүген Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев Казанга рәсми визит белән килде. Иртән ТР Хөкүмәте йортында аның җитәкчелегендә һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә 2013 елгы Универсиадага әзерлекне экология ягыннан тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Киңәшмәне ачып, Ю.Трутнев кунакчыллык күрсәткәне өчен республика башлыгына рәхмәт белдерде. “Татарстан проблемаларны хәл итүдә күп кенә яңа алымнарны үстерү үзәгенә әверелде”, - дип ассызыклады ул.

Киңәшмәнең төп темасына күчеп, федераль министрлык башлыгы бүгенге көндә экологиянең РФ Хөкүмәте эшчәнлегендә төп өстенлекләрнең берсенә әверелүен билгеләп үтте.

“Халыкның байлыгы арту, тормыш сыйфаты яхшыру белән кешеләр нинди мохиттә яшәүләре, нинди һава сулаулары, нинди су эчүләре, үзләренең һәм балаларының сәламәтлеге нинди булуы хакында торган саен күбрәк уйлана башлады. Хәзер без РФ Президенты күрсәтмәсе белән экология өлкәсендә күп кенә закон проектлары әзерлибез. Тулаем алганда, бу – гамәлдәге технологияләргә нигезләнгән нормалаштыру принципларына күчеш. Без сәнәгатьнең әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган сакчыл технологияләрне кулланырга тиешлегеннән чыгып эш итәбез. Яңа предприятиеләр аларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын исәпкә алып төзелергә тиеш”, - диде Ю.Трутнев.

Универсиадага әзерлек хакында сөйләгәндә, Россия табигый ресурслар һәм экология министры моның уртак бурыч булуын билгеләп үтте. “Без 2013 елгы Универсиадага әзерлекне экология ягыннан тәэмин итү белән шөгыльләнәбез, объектларны төзү процессында әйләнә-тирә мохиткә зыянны киметү өчен иң яхшы технологияләр кулланылуына ирешәбез. Боларның барысы да Казанда актив кулланыла”, - дип ассызыклады ул.

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр иткәнчә, шәһәрдә экология проблемаларын комплекслы төстә хәл итү максатыннан “2013 елда Казанда ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү чорында әйләнә-тирә мохитне саклау” концепциясе эшләнгән.

Хәзерге вакытта, планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыруның кыска срокларын һәм аларның экологик өстенлеген исәпкә алып, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан чыгымнарның финанс-икътисади яктан нигезләнгән (7,3 миллиард сум) концепция проектының оптималь варианты әзерләнгән. Шул ук вакытта планлаштырылган гомуми бюджет 5 миллиард сумга киметелде, дип ассызыклады А.Сидоров.

Финанслауның өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән, алар түбәндәгеләрне үз эченә ала: әйләнә-тирә мохитнең торышын комплекслы бәяләү һәм фаразлау (75,7 миллион сум); су ресурсларын саклау (4,5 миллиард сум); калдыклар белән эш итү системасы (860 миллион сум); шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү (1,835 миллиард сум); биналар һәм корылмаларны яшел стандарт буенча сертификатлаштыру чаралары (17,8 миллион сум).

Бүген киңәшмәдә ясаган чыгышында ТР экология һәм табигый ресурслар министры кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемаларга тукталды. Беренче чираттагы бурыч – Кабан күле суының даими норматив сыйфатын тәэмин итү. Икенчесе – Казансу елгасының уңъяк яр буенда табигый-рекреацион зона һәм ландшафт зонасы булдыру.

А.Сидоров хәзерге вакытта концепция проектының федераль башкарма хакимият органнарында килештерү процессы үтүе хакында хәбәр итте. Үз чыгышының ахырында ТР экология һәм табигый ресурслар министры концепцияне эшләү һәм килештерү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашканы өчен Ю.Трутневка рәхмәт белдерде һәм аны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итүдә алга таба ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Россия табигый ресурслар һәм экология министры үз чиратында болай дип белдерде: “Универсиадага әзерлекне экология ягыннан тәэмин итү концепциясе инде әзер булса да, Финанс министрлыгы икътисади яктан нигезләми торып, объектларны финанслау эшенә керешмәячәк. Без республика ярдәменә өметләнәбез. Программаның эчтәлеге, юнәлеше, әзерлек сыйфаты буенча безнең коллегаларның берсенең дә дәгъвалары юк”.

Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында: “Бүгенге көндә төп бурыч – Казанны Универсиадага лаеклы төстә әзерләү”, - дип ассызыклады. “Әлеге мәсьәләдә безгә Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы җитди ярдәм күрсәтә”, - диде ул.