Ю.Трутнев: “Татарстан нефть чыгаруның яңа алымнарын кертү буенча полигонга әверелде”

25.02.2011

Бүген Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев Казанда киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта, аерым алганда, нефть чыгаруга салым салуны кмилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Федераль министрлык башлыгы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан нефть чыгаруның яңа алымнарын кертү, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, яңа алымнар куллануны стимуллаштыру механизмнарын эшләү буенча полигонга әверелде.

“Без “Татнефть” тәкъдимнәрен алга таба федераль дәрәҗәдә нәтиҗәләр ясарга һәм карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирүче лаборатория буларак кулланабыз. Бу эшне дәвам итәчәкбез, чөнки ул ил өчен бик тә мөһим. РФ бюджетының 56 проценты җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле”, - дип ассызыклады ул.

Ю.Трутнев шулай ук “Татнефть”нең Россиядә углеводород чималы ятмаларында эшләп, салым салу системасын дифференциацияләүгә бәйле мәсьәләләрне ныклы нигездә формалаштырган беренче компаниягә әверелүе хакында хәбәр итте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.