Татарстан яшьләрен патриотик тәрбияләү буенча республика комплекслы программасы якын арада кабул ителергә тора
22.02.2011“2011-2013 елларга Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү” Республика комплекслы программасы якын арада кабул ителергә тора.
Әлегә рәсми кабул ителмәсә дә, ул программа хәзердән үк гамәлдә, чөнки республика министрлыкларына салынган акчалар шушы программада өлешчә кулланылырга тиеш дип каралган. Мәсәлән, патриотик үзәкләр ачу, хәрби-патриотик лагерьларда яшьләрне походка алып бару (быел Кама Аланында 1,5 мең кешелек лагерь оештыру күздә тотыла) кебек төрле чараларга балаларны, яшьләрне ял иттерү-сәламәтләндерү һәм мәшгульлек программасында акча каралган, ә инде хәзер, барлык министрлыклар һәм ведомстволар белән килештергәннән соң, ТР Финанслар министрлыгына имзалау-килештерүгә тапшырылган программаны ел саен 10 млн. сум тирәсе күләмдә өстәмә финанслау кирәк булачак. Шушы 10 млн. сум патриотик тәрбия бирү өлкәсе өчен кадрлар әзерләүгә, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты белән берлектә “Россия патриотларын үстерәбез” республика конкурсын уздыруга һәм егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә юнәлдерелгән күп санлы чараларга тотылыр дип планлаштырыла.
Җыеп кына әйткәндә, бу программа 3 блоктан гыйбарәт: һәр районда патриотик тәрбия бирү үзәге билгеләнә (андый үзәк Казанда гына иде, инде бүген Түбән Камада да ачылды, РОСТО (ДОСААФ) учреждениесе, яшүсмерләр клубы да шундый вазифа башкара), патриотик тәрбия бирерлек квалификацияле кадрлар әзерләү, барлык гражданлык институтларын - ветераннар оешмаларын, яшьләр берләшмәләрен дәүләт органнары белән берлектә патриотик юнәлешле эшне башкару өчен бер йодрыкка берләштерү.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында республикада яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү темасына багышланган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры урынбасары Андрей Кондратьев шул хакта игълан итте.
ТР хәрби комиссары Сергей Погодин фикеренчә, яшьләрне ватанпәрвәр итеп тәрбияләү өчен Татарстанда барлык мөмкинлекләр дә бар һәм аларның яңалары булдырыла тора: Казан белән Түбән Камадагы “Патриот” үзәкләре, тагын 20 районда шундый сыйфатта эшләгән үзәкләр эшли, яшьләр һәм ветераннар берләшмәләре үзара багланышларны югалтмый, хәрби частьләр белән шефлык элемтәләре ныклы, алга таба Санкт-Птербургның Нахимов хәрби-диңгез училищесы белән шундый үзара багланышлар урнаштыру буенча эшләр бара һ.б.
Урта мәктәпләрдә патриотизмны предмет буларак кертү турында сүз барганга, шул хакта журналистлар соравына җавабында ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, дәрес үткәрү өчен “Патриот” үзәгендә укытучылар башта үзләре өйрәнү узсын, китап-дәреслектән карап кына патриотик белем һәм тәрбия биреп булмый, дигән фикер белдерде. Сергей Погодин исә: “Патриотизм - ул Ватанга мәхәббәт һәм аны саклау! Ә инде патриотик тәрбия дәрестә генә түгел, ә кече яшьтән комплекслы бирелергә тиеш”, - диде һәм ил иминлеге сагында торучыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сәламәтлек һәм рух ныклыгы теләде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.