ТР Премьер-министры региональ әһәмияттәге барлык 11 дәүләт заказнигына да автобиль ачкычлары тапшырды
21.02.2011Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның структур подразделениеләренең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә чыгарылды, быелга бурычлар турында сүз барды.
Министрлык коллегиясе утырышына килгән ТР Премьер-министры Илдар Халиков башта шуңа туры китереп оештырылган күркәм тантанада катнашып, республика Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасына кергән региональ әһәмияттәге комплекслы профилле барлык 11 дәүләт заказнигына да автобиль ачкычлары тапшырды. Шул рәвешле, дәүләт заказнигы территорияләренә патрульлек итү хәзер “Нива” ВАЗ-213100 һәм ВАЗ-212140 машиналарында башкарылачак. И.Халиков искәрткәнчә, Татарстан Хөкүмәте махсус сакланыла торган табигать территорияләрендә дәүләт экологик контроле булдыруны дәүләт заказниклары эшчәнлегендә төп бурыч буларак йөкләде, автотранспорт исә аны гамәлгә ашыруны җиңеләйтергә тиеш.
Тантанада шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Евгений Трунов, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һ.б. рәсми затлар катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.