Татарстан Президенты «Татарстан – Саксония» икътисади форумында катнашты

29.11.2016

Бүген Татарстанга Германия федератив республика делегациясе визиты кысаларында Казанда «Татарстан – Саксония» икътисади форумы үткән. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан һәм Саксония дәүләт хакимияте һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Форум ачылышына кадәр ГФР кунаклары республиканың инвестицияләр кертү мәйданнары белән танышты.

Форум ачылышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Германия компанияләре белән хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә әзер, дип белдергән. “Бүгенге очрашуларда эшкуарлар алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашып, мөмкинлекләре турында фикер алышыр, хезмәттәшлек итү өчен яңа юнәлешләр ачар, кече һәм урта бизнес өлкәсендә уртак проектлар турында килешүләр булыр, дип ышанам”, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тышкы сәяси вәзгыять катлаулы булуга карамастан, төбәкләр арасында фикер каршылыгы юк. Аннан соң ул Германия кунакларын Конфедерацияләр кубогына ярышларына килеп,  үз җыелма командаларына теләктәшлек итәргә чакырды. Германия футболчыларның бер уены Казанда узачак.

Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих үз чиратында Татарстан бизнесы Саксониядә күп санлы хезмәттәшләрне табыр дигән ышанычын белдерде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Татнефть», «ТАИФ», «КАМАЗ», Казан вертолет заводы белән таныштырып, әлеге предприятияләр теге яки бу дәрәҗәдә Германия продукциясе һәм технологияләре белән кызыксынсынуын әйтте. Аерым алганда, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы әлеге ил компанияләре белән хезмәттәшлек яклы.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың сәнәгать һәм махсус икътисади зона мөмкинлекләре белән таныштырды, шулай ук республикада инвесторларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.

Татарстан һәм Германия арасында хезмәттәшлек итүнең үңай мисалы итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «КАМАЗ»ның «Даймлер АГ», ZF Friedrichshafen AG, Knorr Bremse компанияләре белән хезмәттәшлек итүен, “Алабуга” махсус икътисади зонада Preiss-Daimler AG компаниясенең “Татнефть" белән берлектә  пыяла сүс җитештерүне китерде.

Республикада шулай ук «Сименс», «Бош», «SAP» һәм башка компанияләре уңышлы эшләп килә. Татарстанда немец капиталы катнашында  барлыгы 80нән артык компания теркәлгән.


"Татар-Информ" МА материаллары буенча