Илдар Халиков: “Барлык юнәлешләрдә эшне көчәйткәндә генә, торак төзү буенча быелгы йөкләмәне үтәп чыгу мөмкин булачак”

18.02.2011

Быел республикада 2 млн. 390 мең кв. метр мәйданда торак төзеп, сафка бастыру планлаштырыла. Гыйнвар аенда 180,7 мең кв. метр мәйдан сафка бастырылган булса, аның 110 мең кв. метры күп фатирлы йортларга, 70,6 мең кв. метры шәхси торак төзелеше өлешенә туры килә. Казанда исә узган айда гомуми мәйданы 63,8 мең кв. метр булган 7 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Шуның 36,4 мең кв. метры социаль ипотека өлешенә туры килә. Әлеге саннарны бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин яңгыратты. Республикада торак төзелеше һәм сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

Министр сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 250 мең кв. метрга якын мәйданда торак сафка басар дип көтелә. Шуның 60 мең кв. метры социаль ипотека программасы буенча булачак.

Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, быел әлеге социаль программаны гамәлгә ашыру расланган регламент нигезендә алып барыла. Узган елдан өлгерми калган объектларны да исәпкә алганда, программаны финанслауның гомуми күләме 7,2 млрд. сум тәшкил итә. Гыйнвар-февраль айларында шуның 445 млн. сумы үзләштерелер дип көтелә.

Узган ел өлгерми калган социаль ипотека йортларының язмышы бу йортлардан фатир откан һәркемне борчый. Бүгенге киңәшмәдә министр бу мәсьәләгә ачыклык кертте. 6 нчы микрорайонда “ЖИК-Строй” җәмгыяте бүген 5 йорт төзелешен дәвам итә. “Союзшахтоосушение” төзи торган 6-2 йортын февраль ахырына сафка бастыру ниятләнә. 6-1, 6-2 нче йортларны март ахырына файдалануга тапшыру планы бар. “Бу микрорайондагы 6-4,6-5 йортлары иң проблемалысы иде. Шуңа күрә һәр көн бу төзелешләрне финанслауның өстәмә чыганакларын эзләү буенча эш бара. Бу йортларны 9 майга өлгертербез дигән ышаныч бар. Өстәвенә, аннан сугыш ветераннары да фатир алды”, -ди Ирек Фәйзуллин.

Башкаланың Минская һәм Маломосковская урамнарында да узган елда өлгермәгән йортларда кызу эш бара. Маломосковскаядагы һәм Минская урамындагы 5 нче йортны февраль ахырына өлгертергә җыеналар. Министр искәртүенчә, бу бурычны хәл итү реаль. Минскаядагы 3 нче йортны март азагына, 4 нче йортны апрель ахырына файдалануга тапшыру бурычы куелган.

Социаль торактан тыш, өлешләп төзүдә катнашучылар ярдәмендә сафка бастырыла торган күп фатирлы йортлар да быел ныклы игътибар үзәгендә булачак. Бүгенге көндә шундый 163 йорт төзелә. Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, быел республикада мондый 20 йортны файдалануга тапшыру реаль бурыч. Бу, үз чиратында, торак базарында социаль киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк. Быел шулай ук өстенлекле бурыч булып аз катлы шәхси йортлар төзелешен үстерү, ветераннар өчен тораклар, балалар бакчалары төзелеше кала.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков барлык юнәлешләрдә эшне көчәйткәндә генә, быелгы йөкләмәне үтәп чыгу мөмкин булачагын ассызыклады. “Эшләрнең төп өлешен дүртенче кварталга калдырырга түгел, хәзердән үк җиң сызганырга кирәк”, - ди ул. Ул бу юнәлешләр арасыннан аз катлы шәхси йортлар төзелешен, социаль ипотека программасын тормышка ашыруны, шул исәптән, ветераннар өчен торак төзүне, авария хәлендәге тораклардан күчерү программасын аерым билгеләп үтте. Соңгысына килгәндә, Хөкүмәт башлыгы быел авария хәлендәге тораклардан күчерү программасына кертелгән районнарга кайда һәм күпме мәйданда төзелеш алып барыласын анык билгеләргә кушты. Министр Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, бүген бу максатларга бирелгән 1 млрд. 103 млн. сумлык финанслар 42 мең кв. метр мәйдан төзелешенә генә җитә.

Илдар Халиков шул ук вакытта коммерцияле торак төзелешенә зур игътибар бирелергә тиешлеген искәртә. “Һәр шәһәр-районда коммерцияле торак төзелешен үстерергә кирәк. Кемдер ала, кемдер алмый дигән туры схема буенча бүген коммерцияле торак төзелеше мөмкин түгел. Берьюлы торак өчен 2-3 млн. сум түләргә сәләтле кешеләр бездә күп түгел. Моңа күпләп җәлеп итү өчен, бу юнәлештә банкларның ипотека программалары буенча эшләү мөһим. Хакимият башлыклары дәрәҗәсендә төзелеш компанияләрен, коммерцияле торак алырга теләүчеләрне, банкларны ачыклап, алар арасында тыгыз элемтә булдыру зарур”, -ди Хөкүмәт башлыгы.

Премьер-министр моннан тыш, быел мөһим бурыч дип капиталь ремонт һәм балалар бакчалары төзелешенә кагылышлы программаларны атады.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.