Рөстәм Миңнеханов: “Район башлыкларының эше мәктәпкә булган мөнәсәбәттән чыгып бәяләнәчәк”
16.02.2011Бүген Нурлатта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларының мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Моңа аларның мөмкинлекләре җитәрлек булуын әйтте.
Президент сүзләренчә, балаларны укытырга кирәк. Ул укучыларны белемсезлектә гаепләп булмавын белдерде. Монда министрлар, вуз укытучылары да җаваплы, дип саный республика җитәкчесе.
Президент республика мәгариф системасын үзгәртеп коруга әле тотынуларын гына, алда әле башкарыласы эшнең, хәл ителәсе мәсьәләләрнең шактый булуын билгеләп үтте. Шул исәптән, педагогларны компьютерлар белән тәэмин итү, вай-фай системасының тиешенчә эшләмәве буенча да проблемалар бар.
Президент азкомплектлы мәктәпләрне ябу мәсәләсен күтәргәндә социаль факторны исәпкә алырга, районның үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәклеген әйтте. Бу процедуралардан калган акчаны мәгариф системасында калдыру зарурлыгын белдерде. “Без бу акчалардан нәтиҗәле файдалануны телибез. Ким дигәндә, өч ел дәвамында”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов сыйфатлы белем бирү проблемасына тукталып, КФУның төп вуз булып торуын белдерде.
“Мәктәп укучыларның урта белем алуы өчен җаваплы. Без СПТУларның статусын арттырырга тиеш. Кешеләр анда теләп килерлек булсын.
Олимпиадаларда җиңү яулаган сәләтле балаларның 18 проценты гына бездә кала”, - дип, ул бу юнәлештә эшләп җиткермәгәнлекне әйтте. “Белем бирү безнең өчен өстенлекле юнгәлеш булып кала. Без әле юл башында гына. Бу юлны бергә үтәргә кирәк. Югары уку йортларыннан башка моны эшләп булмый”, - диде Р.Миңнеханов, белем бирү кластерларын оештыру буенча фикерен дә белдереп.
“Әлбәттә, юристлар, икътисадчылар әзерләнергә тиеш. Әмма безгә инженерлар, технологлар нык җитми”, - диде ул, бу өлкәдәге вәзгыятьне тотрыкландырырга кирәклеген әйтеп. Президент шулай ук мәктәпләр һәм вузлар арасында өзеклек барлыгын, вузларның мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешелеген әйтте.
Президент республика мәгариф системасын үзгәртеп коруда шактый эш башкарырга кирәклеген әйтте. Балалар бакчаларына чират буенча төзелгән электрон базаның бу өлкәдәге кимчелекләрне ачып салуын әйтте. Әлеге юнәлештә эшне муниципалитетлар белән ахырына җиткерү зарурлыгын белдерде.
Аның сүзләренчә, иң авыр өлкә - мәктәп өлкәсе. “Бу мәсьәләләр белән беренче затлар шөгыльләнергә тиеш, университетларны да җәлеп итәргә кирәк. Без бүген электрон мәктәп системасынадагы кимчелекләрне күрдек. Анда эш даими барырга тиеш”, - диде, Президент ТР Мәгълүматлаштыру министрлыгына бөтен педагогларны компьютерлар белән тәэмин итү бурычын йөкләвен әйтеп. “Укытучыларны өйрәтүдә системалы эш булырга тиеш”, - дип, ул әлеге техниканы инженерлык ягыннан тәэмин итү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтү зарурлыгын әйтте. Бу юнәлештә аерым үзәкләр эшләргә тиеш.
Президент мәктәпкә мөнәсәбәтләреннән чыгып, район башлыкларының эшен бәяләчәкләрен белдерде. Без информацион һәм финанс ягыннан булышачакбыз. Безгә әле бу өлкәдә өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк. Башкарган эшебез юкка чыкмасын өчен, халык белән аңлату эшләре алып барырга кирәк”, - диде Р.Миңнеханов. Ул шулай матбугат чараларында белем бирү өлкәсенең килеп җитмәгән якларын һәм уңышларын яктырту зарурлыгын белдерде.
Президент бер төркем педагогларга Татарстан һәм РФнең дәүләт бүләкләрен тапшырды.