Казанга эш визиты белән РФ генераль прокуроры урынбасары Адександр Буксман килде

15.11.2016

Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе генераль прокуроры урынбасары Адександр Буксман килде.

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Татарстанга эш сәфәренең төп максаты - Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы академиясенең Казан юридик институтын (филиалын) ачу. 

Югары уку йорты Казанның Мәскәү урамында урнашкан. 

Моннан тыш, Александр Буксманның эш сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның белән Казан Кремлендә эшлекле эңгәмәләре каралган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.