Илдар Халиков: “Алексеевски районы күп кенә күрсәткечләр буенча әйдәп бара”

03.02.2011

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Алексеевски муниципаль районына сәфәр кылды.
ТР Хөкүмәте башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелүче микрорайонда булды. Йортларның берсе белән белән танышкан вакытта Илдар Халиков сугыш ветераны Нәбиулла Гаффаровның фатирына керде. Шәһәр тибындагы Алексеевски бистәсенең көнчыгыш өлешендә сугыш ветераннары өчен 4872 квадрат метр мәйданлы 116 фатир төзелгән.
Премьер-министр шулай ук аграр көллияттә булды, биредә 540 кеше белем ала. Көллияттә машина йөртүчеләр өчен компьютерлаштырылган заманча автотренажерлар урнаштырылган. Узган ел Татарстанда иң яхшылардан берсе саналган автодром төзелгән.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук 1 нче спорт комплексы (биредә Татарстанның 6 районыннан килгән командалар республика балалар-яшүсмерләр спартакиадасының зона этабында катнашты), өсте ябулы йөзү бассейны һәм В.И.Абрамов исемендәге туган як музее белән танышты. Музейның экспозиция-күргәзмә мәйданы 288 квадрат метр тәшкил итә, фондында 12 мең экспонат бар.
Объектлар белән танышканнан соң Илдар Халиков Алексеевски районы Советы утырышында катнашты. Алексеевски муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков утырышта ясаган докладында 2010 елның төп нәтиҗәләрен һәм районның социаль-икътисади үсеш перспективаларын тәкъдим итте.
Аның сүзләренә караганда, узган елга билгеләнгән икътисади тотрыклылыкны саклау бурычы үтәлгән. Тауар әйләнеше – 3,4 миллиард, уртача хезмәт хакы 11131 сум тәшкил иткән.
Владимир Козонков торак (2011 елда 11 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла), гаилә фермалары төзү (быел 11 гаилә фермасы төзеләчәк), “Чиста су” программасын гамәлгә ашыруны район үсешендәге төп өстенлекләр итеп билгеләде. Тагын бер өстенлекле юнәлеш – дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү.
“Бүген без танышкан социаль-мәдәни объектлар нәтиҗәле файдаланыла, ә аларда эшләүче кешеләр зур хөрмәткә лаек”, - дип белдерде утырышта Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Алексеевски районы тотрыклы үсеш кичерә һәм күп кенә күрсәткечләр буенча әйдәп бара. Демографик вәзгыятьнең яхшыруы да шуны раслый – 2010 елда районда 437 бала дөньяга килгән (2005 елда – 349).
ТР Хөкүмәте башлыгының сүзләренә караганда, дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү – мөһим эш юнәлешләреннән берсе. Республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган. 2011 елның гыйнварында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 39,5 мең түләү электрон формада башкарылган.
Үз чыгышының ахырында Илдар Халиков утырышта катнашучыларга 2011 елга билгеләнгән бурычларны хәл итүдә уңышлар теләде.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.