Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министрына "Южный" сәүдә үзәге белән бәйле вәзгыятьне ачыкларга йөкләде
02.02.2011Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиковка "Южный" сәүдә үзәге эшчәнлеге туктатылу белән бәйле вәзгыятне ачыкларга йөкләде.
Искәртеп үтәбез, Казанның Җиңү проспектында урнашкан "Южный" сәүдә үзәге 2005 елда файдалануга тапшырылган иде, аның яңа хуҗасы “Deutsche Bank”ның RREEF фонды 2008 елның июлендә төзекләндерү эшләре башлаган иде. Бу эшләр тәмамлангач, сәүдә үзәгенең мәйданы өч тапкыр – 23 меңнән 72 мең кв. метрга кадәр артачак.
Сәүдә үзәге 2010 елның 13 октябрендә беренче чиратын ачып, өлешчә эшли башлады. Анда “MediaMarkt” челтәренең электроника һәм көнкүреш техникасы кибете урнашкан. Биредә “Ашан” азык-төлек ритейлер Казанда беренче гипермаркетын, мартта “Киномакс” кинотетарларын ачу ниятләнә, дип хәбәр итә arendator.ru. сайты.