"Coca-Cola" компаниясе делегациясе Казанга килергә ниятли

01.02.2011

"Coca-Cola" компаниясе җитәкчелеге Казанга килергә ниятли, 2013 елңда узачак Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында иганәче булу, шулай ук төрле спорт программаларында катнашу мәсьәләсен карый. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белдерде.

Ул журналистларга республика Президенты Рөстәм Миңнехановның рәислегендәге делегациянеә Давоска сәфәре һәм Бөтендөнья икътисади форумында катнашуы хакында сөйләде.

Искәндәр Мөфлиханов белдерүенчә, бу компания делегациясенең Казанга килү мәсьәләсе берничә айда хәл ителәчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.