Бүген Татарстан башкаласында “Казан-Арена” стадионы территориясендә “Җиңү ыргылышы” исемендә яңа спорт-күнекмә үзәгенең тантаналы ачылышы узды. Бу проектны оештыручы танылган Россия хоккейчысы Данис Зарипов.
Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов катнашты.
Бу чарада катнашучыларны сәламләп, Илдар Халиков, хоккейның Татарстанда иң популяр спорт төре булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, республикада хоккей белән 50 мең кеше мавыга.
ТР территориясендә 40 тан артык боз сарае һәм 700 кышкы мәйданчык бар, ә җанатарларны җиңүләре белән алты профессиональ хоккей командасы шатландыра.
“Җиңү ыргылышы” – шәхси проект, дип өстәде Илдар Халиков. Ул үзәкнең җитәкчесе Данис Зариповка Татарстан һәм Россия хоккей үсешенә зур өлеш керткәне, шулай ук республикада яшьләр спортына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Алга таба Илдар Халиков һәм башка кунаклар яңа спорт үзәге бинасын карадылар.