ТР Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында килешү имзаланды
01.02.2011Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар арасында “2011-2013 елларга җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары, күрсәткечләренең планлаштырылган дәрәҗәсенә ирешү турында” килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР муниципаль районнары башлыклары кул куйды.
“Теләсә кайсы процесста муниципаль берәмлекләрнең кайсысы ничек эшләве, динамикасы, рейтингтагы позициясе нинди булуы күренеп торсын өчен бәя бирү зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
ТР Хөкүмәте башлыгының сүзләренә караганда, муниципаль берәмлек башлыклары индикаторларның сан гына түгел, ә эшчәнлек нәтиҗәләренең ТР Президентына да, ТР Хөкүмәтенә дә күренеп торуын аңласыннар өчен стимуллаштыру механизмнарын эшләргә кирәк. Күрсәткечләр нигезендә районнарга үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирелә.
ТР Премьер-министры килешүгә кул куйган вакытта билгеләп үткәнчә, район башлыкларына социаль ипотека, кече бизнеска ярдәм күрсәтү эше, балалар бакчалары, юллар төзү программаларын гамәлгә ашыру барышына аерым игътибар бирергә кирәк.
Республика территорияләре 2011-2013 елларга Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары, күрсәткечләренең планлаштырылган дәрәҗәсенә ирешү бурычын үз өстенә ала. ТР Министрлар Кабинеты территорияләрнең социаль-икътисади үсешен стимуллаштыруны гамәлгә ашырачак.
Килешүнең асылы муниципаль район халкының тормыш сыйфатын арттырудан гыйбарәт. Тормыш сыйфаты индикаторы гражданнарның керемнәре, гомер озынлыгы, торак, социаль инфраструктура белән тәэмин ителгәнлек, белем, җинаятьчелек дәрәҗәсе, үлүчеләр һәм туучылар санының нисбәте, хакимияткә ышаныч һәм башкаларны характерлаучы параметрлар җыелмасы белән билгеләнә.
Әлеге күрсәткечләргә күпмедер күләмдә җирле үзидарәнең нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле. Үз чиратында, һәр муниципалитет тарафыннан билгеләнгән индикаторларга ирешү республиканың Россия төбәкләре арасында тоткан позициясенә сизелерлек дәрәҗәдә бәйле булачак.
Килешүдәге яңалыклар хакында үз чыгышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, идарә органнары алдына куелган бурычларга, шулай ук икътисадның хәзерге вакытта һәм урта сроклы перспективадагы торышына тәңгәл килүче индикаторлар кертелгән. Әлеге күрсәткечләрне Килешүгә кертү төрле эшчәнлек өлкәләрендә районнарның икътисади һәм социаль торышын бәяләүнең төгәллеген һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.
Шулай ук, министрның сүзләренә караганда, яңалыклар арасында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү критерийларын кабул итүне атарга мөмкин.
Моннан тыш, Килешүгә 2011-2015 елларга исәпләнгән Республиканы социаль-икътисади яктан үстерү программасы проектында каралган чараларны үткәрүнең нәтиҗәлелеген характерлаучы күрсәткечләр дә кертелгән.
“2010 елда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, шулай ук хуҗалык итүче субъектларның уртак тырышлыгы республикада икътисади вәзгыятьне тотрыклыландыру һәм халыкның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелде. Икътисади эшчәнлекнең күпчелек төрләре буенча Татарстан кризиска кадәрге дәрәҗәгә иреште”, - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Икътисад министры республиканың сәнәгый җитештерү күләме буенча әйдәп баручы территорияләрен (Әлмәт, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәре) санап үтте. Чаллы шәһәре, Чистай, Алабуга, Алесеевски, Балтач һәм Кама Тамагы районнарында да сәнәгый җитештерү индексы шактый югары. Җан башына торак төзүдә Югары Ослан, Лаеш һәм Тукай районнары әйдәп бара.
2010 елда Әлмәт, Апас, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Ютазы районнары “тормыш дәрәҗәсе” бүлеге (айлык уртача хезмәт хакы һәм теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе) буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.