Илдар Халиков: “Мәдәният өлкәсен үстерү Татарстан Хөкүмәте өчен өстенлекле юнәлеш булып тора”
29.01.2011“Алдагы елларда Татарстанның мәдәният өлкәсендә федераль дәрәҗәсендәге зур әһәмияткә ия булган “Изге Болгар” һәм “Зөя утрау-каласы” проектлары тормышка ашырылачак. Әлеге тарихи объектларны торгызу белән бергә Татарстанга зур күләмдә финанс чыганаклары килә, республика бу өлкәдә зур тәҗрибә ала. Әлеге проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә республика халкында игътибарга лаек кирәкле фикерләр туа. Мәсәлән, Тәтеш районында “Долгая поляна” туристик зонаны булдыру идеясе игътибарны җәлеп итә. Шундый фикерләр күбрәк тусын иде. Алар республиканы Россиядә танытуда зур роль уйный”, - дип белдерде бүген ТР Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
Аның сүзләренә караганда, мәдәният өлкәсен үстерү Татарстан Хөкүмәте өчен өстенлекле юнәлеш булып тора.Өлкәдә алып барыла торган эш республика халкына да, россиялеләргә дә күренсен иде барысы да эшләнә. “Төп бурыч булып мәдәният өлкәсендәге казанышларыбызны Россия күләмендә дә пропагандалау, таныту тора. Беренче чиратта юл ача торган зур проектларны күрсәтергә кирәк. Алар үз артыннан башкаларны да ияртәчәк. Моның мисалы булып Алабуганы китерергә мөмкин. Бүген республиканың башка районнары да шундый мөмкинлеккә ия”, - диде Премьер-министр.
Илдар Халиков мәдәни учреждениеләре тәкъдим иткән продукттан халыкның файдалану дәрәҗәсен күрсәтә белү кирәклеген дә ассызыклады. “Безгә әйбәт театр, коллектив, яңа куелыш яки музыка коралы гына түгел, ә Татарстан халкының аларны күрә, файдалана белүе кирәк”, - дип белдерде ул. Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, мәдәни продуктны үткәрүдә Интернет, мәгълүмат технологияләре зур роль уйный. Мәдәният министрлыгы Татарстанны, андагы мөһим вакыйгаларны таныту процессында актив катнашырга тиеш. Мисал итеп, “Татар китап фонды” порталы алып бара торган эшне китерергә була. Татарстан турында мәгълүмат бирә торган китапларны глобаль мәгълүмат системасына чыгару эшен дәвам итәргә һәм үстерергә кирәк. Күренекле язучыларыбыз иҗаты башка илләрдә яшәүчеләргә дә таныш булсын өчен, аларны инглиз һәм башка телләрдә тәкъдим итү максатка ярашлы булыр иде.
Грантлар мәсьәләсенә килгәндә, Илдар Халиков мәдәният министрлыгына 2011 елда грантларга конкурста катнашу кагыйдәләрен төзергә кушты. Аның фикеренчә, әлеге бәйгеләрдә эре коллективлар гына түгел, ә муниципаль берәмлекләрдә эшен җәелдергән коллективлар да катнаша алсын иде.
Хөкүмәт башлыгы мәдәниятне эре предприятиеләр, хәйриячеләр ярдәменнән башка үстереп булмаганын да әйтеп үтте.
Чыгышын: “2011 елда мәдәният өлкәсе өчен белгечләр әзерли торган белем бирү учреждениеләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыруга өстенлек бирелсен иде. Гомумән алганда, 2011 ел безнең өчен вакыйгаларга бай чор булачак. 2013 елда узачак җәйге Универсиадага әзерлек тә мәдәни учреждениеләр эшенә үз эзен салачак”, - дигән сүзләр белән тәмамлап, Илдар Халиков коллегиядә катнашучыларга яңа елда уңышлар теләде һәм мәдәният өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә Хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.