2011 елда соципотека буенча төзеләсе 166 йортның 31е рөхсәт документациясе белән тәэмин ителмәгән

29.01.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетында торак төзелеше һәм аны файдалануга тапшыру (шул исәптән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча), шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак төзү мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында Республика киңәшмәсе узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Киңәшмәне ачып, Илдар Халиков җир участокларын Дәүләт торак фондына тапшыруга бәйле мәсьәләләрне хәл итү, торак төзелешендә катнашу өчен тәкъдим ителгән подряд оешмаларын сайлап алуны оештыру, 2010 елдан күчүче әзер йортлар буенча статистика органнарына торак төзүчеләрнең хисабын тапшыруны тәэмин итү кирәклеген ассызыклады.

Шулай ук ТР Премьер-министрының сүзләренә караганда, заказчыларның объектлар буенча инвестицион килешүләр төзүне, 185 нче Федераль закон кысаларында 2011 елга гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм күпфатирлы торак фондын капиталь ремонтлау программасын формалаштыруны төгәлләргә кирәк. Финанслауда план лимитларын муниципаль берәмлекләргә җиткерү һәм подряд оешмаларын сайлап алуны оештыру зарур.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2011 елга торак төзелеше программасы бик тә бай. Быел торак төзелеше программасы еллык биременең дүрттән бере социаль ипотека программасына туры килә. Узган конференциядә билгеләп үтелгәнчә, социаль ипотека буенча министрлык, Дәүләт торак фонды һәм муниципаль берәмлекләр арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә барлык яклар тарафыннан да кул куелган. 2011 елда социаль ипотека программасы буенча 10340 фатирлы 593 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру күздә тотыла.

ТР Президенты тарафыннан расланган социаль ипотека программасы буенча регламент нигезендә, бүгенге көндә муниципаль берәмлекләр тарафыннан тәкъдим ителгән генераль подрядчылар килешетерелә.

6 муниципаль берәмлек (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнары) әлегә үз тәкъдимнәрен җиткермәгән.

Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, быел торакның төп күләме инвестицион һәм шәхси төзелеш линиясе буенча сафка бастырылачак. Шунлыктан ТР Президенты тарафыннан әлеге ике юнәлешкә ярдәм күрсәтү бурычы куелды.

Торак төзелешенә бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итү максатыннан 9 февральдә ТР Президенты рәислегендә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы, Торак ипотека кредиты агентлыгы, Газпромбанк һәм башка банклар, төзелеш оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр катнашында киңәйтелгән киңәшмә үткәрү планлаштырыла.

Республикада барлыгы 737 мең квадрат метр мәйданлы 6 мең 481 йортның әзерлек дәрәҗәсе югары. Бу, нигездә, халык үз һәм заем акчалары хисабына төзи торган реаль торак.

2010 ел нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 120 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 2011 елда исә 111 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла.

Реестрга барлыгы 14 мең 278 ветеран кертелгән, шуларның 12 мең 76 сы килешү төзегән. 2010 елда – 9 мең 299, 2011 елның гыйнварында 433 ветеран өй туйлары үткәргән.

2010 елда 12 мең 77 ветеран өчен федераль бюджеттан субсидия килгән. 2 мең 201 ветеран алдында федераль бюджеттан акча алу бурычы тора.