ТР Премьер-министры: “ИТ-компанияләрнең куәтен арттырырга кирәк”
28.01.2011ИТ-компанияләрнең куәтен арттырырга кирәк. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “БАРС Групп” компанияләр төркеме – “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резиденты белән танышу барышында әнә шулай дип белдерде.
ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, халык электрон дәүләт хезмәтләрен активрак кабул итә һәм алардан файдалана башлады. Үз чиратында, министрлык һәм ведомстволар дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерүне торган саен арттыра.
“ИТ-компанияләрнең куәтен арттырырга кирәк”, - дип ассызыклады Илдар Халиков. Аның сүзләренә караганда, 2011 елда ИТ-өлкәдәге заказлар 2010 елгы күләмнәрне берничә тапкыр узып китәчәк.
“Идеалда кеше кәрәзле телефоннан дәүләт хезмәтләре өчен түләү мөмкинлегенә ия булырга һәм чиратларда тормаска, үз вакытын әрәм итмәскә тиеш”, - дип ассзыклады ТР Хөкүмәте башлыгы. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ЮХИДИ штрафларының 14 проценты Интернет аша түләнә. Җентекле мәгълүмат бирү бу саннарны берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм биредә гаммәви мәгълүмат чараларының роле зур.
Бүгенге көндә ИТ-паркта 24 резидент бар, барлыгы 637 кеше эшли. ТР Премьер-министры фикеренчә, Чаллыда ИТ-парк һәм Казан янында ИТ-авыл төзү Татарстанда ИТ-компанияләр өчен уңайлы инфраструктураны үстерүдә чираттагы этаплар булачак.
Әмма, Илдар Халиков белдергәнчә, инфраструктурадан тыш ИТ-тармакка квалификацияле кадрлар да кирәк. Әлегә исә вузлар еш кына “ярымфабрикатлар” әзерли һәм компанияләргә яшь белгечләрне үзләрендә өйрәтеп җиткерергә туры килә. Бу өлкәдә югары уку йортлары белән генә түгел, мәктәпләр белән дә актив эш алып барырга кирәк.
“БАРС Групп” ААҖ генераль директоры Тимур Әхмәров компания тәкъдим итә торган продуктлар хакында сөйләде. Хәзерге вакытта “БАРС Групп” мәгълүмати технологияләр базарында торак-коммуналь хуҗалыгы, белем бирү, сәламәтлек саклау, бюджет процессы белән идарә итү һәм башка өлкәләрне дә кертеп, дәүләт секторының төрле тармаклары өчен 25 тән артык продукт тәкъдим итә.
Тимур Әхмәров белдергәнчә, 1 марттан Татарстан территориясендә сабыйны балалар бакчасына электрон чиратка кую системасы эшли башлаячак. Киләчәктә ата-аналар баласын бакчага йөрткән өчен инфоматлар аша түли алачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.