ТР Премьер-министры прокурорларга ышаныч баглады

28.01.2011

Татарстан прокуратурасы былтыр республиканың башкарма хакимияте органнары, муниципалитетлар, федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары, хокук саклау органнары белән берлектә дәүләтчелек, гражданнарның конституцион хокуклары һәм ирекләре сакланышы юнәлешендә зур эш башкарып, җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтүдә үзенең катгый сүзен әйтә белде.

Бүген ТР прокуратурасы коллегиясенең республика прокуроры Кафил Әмиров рәислегендәге киңәйтелгән утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгышында шундый фикер белдерде. Бүген республика прокуратурасы алдында торган кискен проблемаларның кайберләренә тукталып, җәмгыять үсешенең хәзерге чорында диннең роле һәм аның социаль тормышка үтеп кереше артуы күзәтелә, уңай процесслар белән бергә хокук саклау органнары тарафыннан игътибар таләп итәрлек җитди проблемалар да китереп чыгара, дин тотучылар артуы белән беррәттән, радикаль ислам экстремистик оешмалары тарафдарлары да арта: экстремистик юнәлешле җинаятьләр былтыр 4 тапкыр чамасы күбрәк ачыкланган һәм хисапка алынган, ноябрьда Чистай-Нурлат районнарындагы хәл моның ачык мисалы, диде. Болар исә безнең - муниципаль берәмлекләр, республика хөкүмәте, көч структураларының да - уртак җитешсезлегебез, чөнки аны шундый хәлгә китереп җиткерергә тиеш түгелбез, дип таныды Премьер-министр һәм шуңа бәйле аерым мәсьәләләр республика Президентының махсус контролена алынуын белдерде. Шулай да, күп кеше катнашындагы төрле чараларда җитди экстремистик чыгышлар, террористик актлар оештырып үткәрерлек мөмкинлек бирелмәде. Ләкин Россия Федерациясе шәһәрләрендә, беренче чиратта, Мәскәүдә күзәтелгән хәтәр вакыйгалар бу мәсьәләгә игътибарны тагын да ныграк арттыруны таләп итә. Терроризм һәм экстремизмга каршы тору турындагы закон үтәлешен, террорчылыкка каршы республика һәм муниципаль комиссияләрнең карарлары үтәлешен күзәтчелек итү, экстремизм һәм терроризмга каршы торучы барлык субъектларның эшен координацияләү, шулай ук транспорт инфраструктурасы, социаль объектларның, халык күпләп җыела торган урыннарның куркынычсызлык ягыннан техник ныгытылуына, иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең эшчәнлегенә күзәтчелек итү прокуратураның күз уңында булырга тиеш, экстремистик күренешләрне кисәтүдә прокурор вәкаләтле һәм андый мөмкинлекне актив куллану кирәк, дип басым ясап әйтте ТР Хөкүмәте башлыгы. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә таләпчәнлек түбән, кайбер муниципалитетларда куркынычсызлык тәэмин ителешкә игътибар юк, прокурорлар урыннарда мәсьәләне тиешле дәрәҗәгә җиткерерлек итеп таләп итсен, диде ул.

Теркәлгән җинаятьчелек республикада 17 процент чамасы кимүе күзәтелсә дә, гражданнарның хокук саклау органнарына 743 мең тапкыр мөрәҗәгать итүе тынычланырга нигез бирми. Икенче яктан караганда, халык хокук саклау органнарына ышаныч белдерә дигән сүз бу, дип билгеләп үтте И.Халиков. Шул ук вакытта былтыр хокук саклау органнарының 31 хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тартылган: 4се – ришвәт алган, 6сы вазифаи дәрәҗәсен үз кирәгенә файдаланган һәм вәкаләтләрен арттырып җибәргән, 1се хезмәти алдауга (подлог) барып җиткән. Шуңа өстәп, былтыр аклау нигезе белән 8 меңнән артык җинаять эше туктатылган, алардан 1511е җинаять вакыйгасы яки составы булмаганга.

Коррупциягә каршы көрәш барган мәлдә, прокуратурага, салым һәм башка төр дәүләт органнары белән берлектә, керемнәр, милек, милек мәсьәләсендәге йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең тулы булуын һәм дөреслеккә туры килүен күзәтчелек итү ышанып тапшырыла. Шулай ук халык өчен законда каралган социаль йөкләмәләрнең үтәлеше, дәүләт милкенең хисаплылыгы, милеккә хокуклар теркәлүдә законлылык саклану прокуратураның күз уңыннан тайпылмаска тиеш дип саный республика Хөкүмәте җитәкчесе.

Болардан кала, хезмәт хакын, пособиеләрен вакытында түләтү буенча күзәтчелеккә игътибар аерым булырга тиеш. Былтыр эшләткәне өчен хезмәткәрләренә вакытында хакын түләмәгәннәргә карата 11 җинаять эше кузгатылганлыгы билгеле, шул ук вакытта республикада быел 1 гыйнварга хезмәт хаклары буенча бурычлылык 43,5 млн. сум тәшкил иткән, димәк, проблема саклана. Гомумән алганда, Татарстан - алдан уйлап кеше үтерү һ.б. төр авыр җинаятьләрне ачу, һөнәрилек ягыннан илдә лидерлар рәтендә булса да, уен бизнесы, наркомания (былтыр 143 кеше артык дозадан үлгән) проблемалары бездә актуальлеген югалтмый, аларга каршы көрәшне бергәләп сыйфади югарылыкка күтәрү сорала, диде И.Халиков.

Чыгышының соңында Хөкүмәт җитәкчесе прокурорларга республика территориясендә законлылык һәм хокук тәртибе саклануны тәэмин итүдә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаудагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, арада аерылып торганнарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.