Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча I халыкара форум эшендә катнашты. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә чит илләр һәм Россия экспертлары, шулай ук девелоперлар һәм төзелеш алып баручылар катнашты.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда шәһәр мохиты мәсьәләләренә һәм җәмәгатьчелек урыннарын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу бурычларны хәл итүгә республикада гамәлгә ашырылучы берничә дәүләт программасы багышлана.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, форум эшендә төзелеш, дизайн һәм урбанистика өлкәсендәге әйдәүче белгечләр катнаша. Моннан тыш, форумда катнашучылар үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен илнең иң югары җитәкчелегенә юллый ала.
Шулай ук Татарстан Президенты Россия вице-премьеры Игорь Шуваловка форум үткәрү мәйданчыгы сыйфатында Иннополисны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
Көн дәвамында, Игорь Шувалов һәм Михаил Мень берничә пленар сессиядә катнаштылар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мондый чараны ел саен үткәрергә әзер. «Без һәрвакыт укуда, башка төбәкләрнең һәм илләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез. Бүген стандартларны, кешеләр менталетитын үзгәртергә кирәк. Безнең кызыклы эшләнмәләребез күп, без алар белән уртаклашырга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Иннополисны төзү тәҗрибәсен дә билгеләп үтте һәм илдә шундый проектларны гамәлгә ашырырлык үз кадрларыбызны тәрбияләргә кирәк, дип белдерде.
Үз чиратында Игорь Шувалов билгеләп үткәнчә, мондый форум уздыру фикере уртак булды, һәм ул Рөстәм Миңнехановка республика шушы чараны кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук ИТ-шәһәргә визиты кысаларында Игорь Шувалов җирле инфраструктура үсеше белән танышты. Аерым алганда, ул Иннополис Университетын, Технопарк им.Попов ис. технопаркны, студентлар торагын карап чыкты.