Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казан федераль университетында “Державин укулары” XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Казанда ике көн рәттән барачак “Державин укулары”ның секция эшләрен 500ләп белгеч алып бара. Алар арасында Россиянең юриспруденция буенча танылган теоретиклары һәм практиклары, хокук белеме бирүче укытучылар, филологлар, дәүләт хакимияте вәкилләре бар.
Илдар Халиков катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. “Без бүген Ватанга хезмәт итүгә гомерен багышлаган Гавриил Державинга карата олы хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерү өчен генә дип очрашмадык, шулай ук хәзерге вакытта безне борчыган хокук мәсьәләләре, дәүләтчелек мәсьәләләре турында да сөйләшергә дип җыелдык. Бу конференцияне Казан федераль университеты мәйданчыгында инде икенче тапкыр уздыра алуыбыз безнең өчен бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.
“Сүз дә юк, күп санлы дәүләт эшлеклеләре, хокук белгечләре, укытучылар һәм студентлар өчен катнашып фикерләшүдә әйбәт мөмкинлек бу. Һәрбер шундый очрашу – ул чит илләрдән кунаклар чакыру форсаты да. Бүген алар бик күп, һәм мин сезнең барыгызны да ихлас сәламлим, хөрмәтле коллегалар, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков. – Биредә булачак кызыклы һәм әһәмиятле эштән тыш, күңелләрегездә меңьеллык башкалабыз Казан турында әйбәт хисләр генә калсын иде, монда яңадан килү теләге туарлык булсын иде дип телим”.
Конференциядә катнашучыларның фәнни кызыксынуы Россия хокук системасының барлык спектрларын да колачлый, шуңа күрә укылган докладларда терроризм куркынычы, наркоҗинаятьчелек, коррупция, балалар һәм үсмерләр белән бәйле җинаятьләр – балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр, чит илләр гражданнары тарафыннан Россия балаларын балалыкка алу кебек глобаль темалар кузгатыла.